news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Песиләренә итле ассорти әзерләгәндә, хуҗабикә бармаксыз калган

news_top

Электросталь шәһәрендә яшәүче хатынның бармагы иттарткычка кереп киткән. Бармакны кире тегеп куеп булмаган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Нәселле песиләр үречетүче 66 яшьлек хатын 5 сентябрьдә өендә була. Ул мейн-кун токымлы мәчеләр асрый. Аларга итле ассорти әзерләгәндә, фаҗига килеп чыга. Арттан ниндидер тавыш килгәч, хуҗабикә борыла, шул чакта аның имән бармагы фарш белән бергә иттарткычка кереп китә.

Хатын үзе «ашыгыч ярдәм» чакыра, аны травмпунктка китерәләр, хирурглар яраны эшкәртә. Ләкин бармакны кире тегеп куеп булмый. Хәзер бу хатын сәламәтлегенә зарланмый, позитив кәефле, авыртуны баса торган дарулар эчә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар