Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песиләр ничә яшькә кадәр яши?

Крим Пафф исемле песи 38 яшьтә үлгән.

news_top_970_100
Песиләр ничә яшькә кадәр яши?
https://pixabay.com

Статистика буенча, хуҗабикәләрнең 53 проценты песи асрый. Популярлык буенча икенче урында этләр тора (25 процент), 15 проценты исә эт тә, песи дә асрый. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Песинең гомер озынлыгы геннарга һәм яшәү шартларына бәйле. Кыргый табигатьтә песиләрнең иммунитеты яхшы була, ләкин аларга авырулар, паразитлар һәм башка ерткычлар яный. Шуңа күрә кыргый табигатьтә песиләр 7-10 ел яши.

Шәһәр шартларында сукбай булып яшәүче песиләрнең хәле тагын да начаррак. Аларга азык табу җиңелрәк булса да, территориядә песиләр күп булу сәбәпле, авырулар һәм паразитлар йоктыру куркынычы арта, генетикалары да начарлана. Шәһәр тирәлегендә кыргый яшәүче песиләр уртача 4-5 ел гына тора.

Өйдә яшәүче песиләр исә озак яши. Аларга ветеринарлар ярдәм итә, тәрбия яхшы, яшәү шартлары да имин. Өй песиләре 13-15 ел тора. 20 яшькә кадәр җитүчеләре дә була. Крим Пафф исемле песинең 38 яшьтә, Гранпа Рекс Аллен исемле песинең 34 яшьтә үлүе теркәлгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100