Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песиләр ничә ел яши?

Иң озын гомерле песи 38 яшендә үлгән.

news_top_970_100
Песиләр ничә ел яши?
Владимир Васильев

Статистика буенча, кешеләрнең 53 проценты чамасы өйдә песи тота. Этләрне ике тапкыр кимрәк асрыйлар, 25 процент чамасы, 15 проценты исә песи дә, эт тә асрый, Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Песиләрнең гомер озынлыгы геннарга һәм яшәү шартларына бәйле. Кыргый табигатьтә песиләрнең иммунитеты яхшырак була, ләкин аларга паразитлар һәм башка ерткычлар күбрәк яный. Шуңа күрә кыргый песиләр 7-10 ел яши.

Шәһәр шартларында яши торган кыргый песиләрнең хәле кыенрак. Аларга ризык табу җайлы, ерткычлар да юк, тик биредә песиләр бик күп, бу исә авырулар һәм паразитлар күбрәк үрчүгә китерә. Алар 4-5 ел яши.

Өйдә яши торган песиләр — иң озын гомерлесе. Аларның стрессы да юк диярлек, яшәү шартлары да яхшы. Өй песиләре уртача 13-15 яшькә кадәр яши. 20 яшькә кадәр яшәүчеләре дә бар.

Бүгенге көндә теркәлгән иң озын гомерле песи — «Крим Пафф», ул 38 яшендә үлгән. «Гранпа Рекс Аллен» кушаматлы песи 34 яшькә кадәр яшәгән. Алар икесе дә бер өйдә торган. Хуҗалары махсус диета белән ашатканга, алар шулай озак яшәгәннәр, дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100