news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Песигә нәрсә ашатырга ярамый?

news_top
Песигә нәрсә ашатырга ярамый?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Песиләргә ашатырга ярамый торган 7 ризык исемлеге киңәшләр сайтында чыкты. Бу ризыклар песинең сәламәтлегенә йогынты ясый.

Сөт – кайсыбер песиләр лактозаны бөтенләй үзләштерә алмый.

Чи балык – песидә косу һәм эч китү барлыкка китерергә мөмкин.

Кофеин һәм шоколадны күп итеп ашау песи өчен бик куркыныч.

Суган һәм сарымсак песиләргә дә, кайсыбер башка хайваннарга да токсик ризык булып тора.

Колбаса белән сосиски составында тоз, майлар һәм консервантлар күп, алар да песи сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Виноград һәм йөземне песи рәхәтләнеп ашаса да, сәламәтлегенә зыян килүе бар.

Чикләвекне дә песи организмы начар үзләштерә.

Песигә ризык сайлаганда ветеринар белән киңәшү хәерле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар