Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Песи я куян дип торам». Төнлә 11 айлык сабый авыл янында трассага үрмәләп чыккан – видео

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә 11 айлык сабый чак кына исән калган. Аны өс киемсез килеш Становое авыл янындагы трассада тапканнар. Үрмәләп чыккан сабыйны узып баручы машина йөртүчесе коткарган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз баланы коткарган йөртүчегә бүләк тәкъдим иткәннәр, тик ул баш тарткан, акчаны балага тотарга киңәш иткән.

«Юлдан барам, ниндидер ак нәрсә күрәм. Мин аны песи, я куян дип торам. Бала күреп гаҗәпләндем», – ди ул.

Ир-ат машинасын туктата, сабыйга ярдәмгә йөгерә. Баланың өстендә киеме дә юк, ул туңган. «Ул елый, бармаклары, бите өшегән», – ди ир-ат.

Ир-ат баланы машинага утырта, төреп куя, мичен кабыза, баланың кулларын уып җылыта. Аннары «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыра.

Бераздан машина янына бер хатын-кыз килә, ул үзен баланың әбисе дип әйтә. Ләкин ир-ат баланы аңа бирми, хокук саклаучыларны һәм табибларны көтә.

Соңрак ачыкланганча, хатын-кыз – чыннан да баланың туганы. Ул күптән түгел генә психиатрия бүлегендә дәваланып чыккан. «РЕН ТВ» белешмәсе буенча, әби кеше төнлә баланы өйдән алып чыгып китә, бу вакытта сабыйның ата-анасы йоклый.

Табиблар баланың 1нче дәрәҗәдә өшүен билгели, хәзер аны өйдә дәвалыйлар. Баланың гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100