news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Песи керпе балаларын ашатып үстергән - фото

news_top
Песи керпе балаларын ашатып үстергән - фото
freepik.com

Бер ана  песи әниләре үлгән биш керпе баласын ашатып үстергән. Ростовта булган әлеге хәл турында «Челны-онлайн» телеграм каналы язган.

Ана керпе печән чапкыч астына эләгә. Янәшәсендә әле күзләре дә ачылмаган кечкенә балалары була.

Әнисез калган керпеләрне кызганып, кешеләр аларны пипеткадан ашатып карый, ләкин бу ысул уңышсыз тәмамлана. Бер ветеринар керпе балаларын яңа балалаган песигә кушып карарга тәкъдим итә (бу вакытта алар әле энәсез була). Белгеч бары тик 30 процент песиләрнең генә чит балаларны ашатырга ризалашуы турында кисәтә. Ростовтагы әлеге керпе балалары бик бәхетле булып чыга - ана песи аларны үз балалары кебек кабул иткән.

 

Фото: © «Челны-онлайн» телеграм каналы

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар