Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Песи дә үлде». Айдар авылында әтисе ясаган фарштан кәтлит ашаган нәни бала үлгән

news_top_970_100
«Песи дә үлде». Айдар авылында әтисе ясаган фарштан кәтлит ашаган нәни бала үлгән
Фото: https://vk.com/krk.sledcom

3 яшьлек улы үлгәннән соң, Красноярск краеның Енисейский районында яшәүче ир-атны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Бу турыда Красноярск крае һәм Хакасия буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига былтыр 1 ноябрьдә Айдар авылында була. Тикшерү ачыклаганча, мәрхүм бала өйдә туганнары – әтисе, әнисе, апасы һәм өч абыйсы белән тора. Аңа кәтлит ашаталар. Шуннан соң баланың хәле китә, коса башлый, эче авырта. Баланы фельдшер-акушерлык пунктына алып баралар, ярдәм күрсәтүгә карамастан, бала берничә сәгатьтән үлә, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Өйдә песи дә үлә. Ул бала косып чыгарган әйберне ашаган була.

Фото: © https://vk.com/krk.sledcom

Фаҗига булыр алдыннан баланың атасы, хатыны белән бергәләп, ит фаршыннан колбаса ясый, шунда тәмләткечләр кушалар. Төсе матур, саклану вакыты озаграк булсын өчен, ир-ат азык-төлек өстәмәсе – нитрит тозы сала. Бу әйбер кибеттә сатыла, ул аш тозы һәм натрий нитриты (Е250 өстәмәсе) кушып ясала. Тик ир-ат тиешле дозаны чамаламый, ул нитрит тозын тиешеннән 100 тапкыр артык – 2 кг фаршка 85 грамм сала, дип яза «КП».

Фото: © https://vk.com/krk.sledcom

Икенче көнне әни кеше калган фарштан кәтлит ясый, шуның берсен 3 яшьлек бала ашый. Ләкин мондый ысул белән ясалган фаршны кыздырырга да ярамый – аны кыздырганда, токсик матдәләр бүленеп чыга. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, ир белән хатын да кәтлитне ашый, тик бераз гына. Алар кәтлит тәме гадәти булуын сөйли.

Гаилә яхшылардан санала. Моңа кадәр ир-ат, ашарга пешергәндә, нитрит тозын кулланмаган булган.

Судмедэкспертиза ачыклаганча, малай нитритлар белән агуланудан үлгән.

35 яшьлек әти кешене «Саксызлык аркасында үлемгә китерү»дә гаеплиләр. Аны 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100