Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песи белән уйнаган балада куркыныч бактерия табылган

Песи белән уйнаган балада куркыныч бактерия табылган

news_top_970_100
Песи белән уйнаган балада куркыныч бактерия табылган
Англиядәге Дриффилд шәһәрендә алты яшьлек кыз бала песи белән уйнаган һәм куркыныч бактерия йоктырган. Песи баланы тешләп алган. Шуннан соң кызга операция ясаганнар. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте. 

Вакыйга август башында була. Элис исемле кыз бала Тигр кушаматлы песи белән уйный. Бала песигә туп бирә. Песи исә кызның кулын берничә тапкыр тешләп ала. Бала кычкырып җибәргәч, әнисе килеп җитә. Ул тешләнгән урынны салкын су белән юа, антисептик белән эшкәртә. Кичке якта баланың кулы ныклап авырта башлый, тешләнгән яралар үлекли.

Икенче көнне баланы хастаханәгә илтәләр. Табиблар баланың кулындагы яраларда куркыныч бактерия булуын ачыклый. Шуннан соң балага гомуми наркоз ясап, операция уздыру кирәклеген аңлаталар. Бу бактерия сепсис яки менингит китереп чыгарырга мөмкин икән. "Мин еладым, песи тешләгәннән генә шундый хәл килеп чыгар дип башыма да китерә алмадым", - дип сөйли баланың анасы.

Элиска операция ясыйлар, шуннан соң көчле антибиотиклар курсын узарга туры килә. Берничә көннән кызны өенә кайтарып җибәрәләр.

Кыз бала хастаханәдән кайткач, кабат песи белән уйный башлый. "Элис белән Тигр - якын дуслар. Бала песине бик ярата, аннан бер адымга да китми, һәрчак бергә уйныйлар. Песи дә баламны бик ярата, кайчак бергә йоклыйлар. Кызым песине энекәше дип атый", - дип сөйли кызның әнисе.

Хатын сүзләренчә, кыз хастаханәдән кайтканда, песи башын иеп каршы алган. "Әйтерсең-лә ул гаебен таный", - дигән бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100