Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песи 7 ел хуҗасының кабере өстендә яши – бер колаксыз калса да, китмәгән

news_top_970_100
Песи 7 ел хуҗасының кабере өстендә яши – бер колаксыз калса да, китмәгән
Фото: видеодан скриншот

Дагыстанда песи 7 ел хуҗасының кабере өстендә яши. Песи көне-төне яңгыр, кар астында яшәгәнгә, аның бер колагы черегән, тешләре бозылган, бөерләренә зыян килгән, көчле ютәл барлыкка килгән, ди волонтерлар. Шулай да, песи соңга кадәр үз урынын калдырып китәргә теләмәгән.

Җирән песине җирле халык «Хатико» дип йөртә. Аны беренче тапкыр 2018 елда зиратта күреп алганнар. Аның хуҗасы берничә ай элек үлгән була. Шул вакыттан песи зираттан китмәгән. Песине, кызганып, өйгә алып китүчеләр дә булган, тик ул барыбер качып киткән.

Волонтерлар мәчене алып китә алган, хәзер ветеринария клиникасында аны пневмониядән дәвалыйлар, дип яза «Комсомольская правда».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100