Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пешкән чизкейк рецепты

Чи чизкейкка караганда, пешкәне тизрәк әзер була. Чизкейк суынгач, җиләк-җимеш яки шоколад белән бизи аласыз. 

news_top_970_100
Пешкән чизкейк рецепты
Камыр өчен: 150 грамм атланмай, 150 грамм шикәр комы, 1 йомырка, 10 грамм көпшәкләндергеч, чама белән он.

Ашыгыч булган очракта камыр урынына кибет печеньесын ("Топленое молоко", "Юбилейное") куллана аласыз. Печеньены уклау белән изәргә, бүлмә температурасында йомшарган атланмайга салырга. Бер масса булганчы яхшылап болгатырга һәм майланган табага кул белән җәяргә.
 
Эчлек өчен: 20 процентлы каймак, 200 грамм куертылган сөт (сгущенка), 3 йомырка.

Табаны майларга, камырны табага куеп, кул белән җәяргә. Өстенә эчлек салырга. 

180 градуска кадәр кызган духовкада 25- 30 минут пешерергә.

Чизкейкны суынгач кисәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100