Пешерелгән кысла
"Сарман" район газетасыннан кысла пешерү тәртибен тәкъдим итәбез.
- кысла – 20 данә (500 грамм чамасы);
- укроп – кечкенә бәйләм;
- лавр яфрагы – берничә данә;
- кара борчак борыч;
- лимон;
- тоз – 4 аш калагы.
Кыслаларны яхшылап юарга, алар күмелерлек итеп кәстрүлгә су салырга.
Тоз, борыч, лавр яфрагы, укроп, лимон өстәргә.
Кайнап чыкканнан соң 15-20 минут пешерергә.