Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пешеп җитмәгән ит ашаганнан соң, 18 яшьлек егетнең баш миендә суалчаннар үскән

Пешеп җитмәгән ит ашаганнан соң, 18 яшьлек егетнең баш миендә суалчаннар үскән

news_top_970_100
Пешеп җитмәгән ит ашаганнан соң, 18 яшьлек егетнең баш миендә суалчаннар үскән

Һиндстанның Харьяна штатында 18 яшьлек егетнең баш миендә суалчаннар үскән һәм ул вафат булган. Бу турыда The New England Journal of Medicine басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Егетнең эченең аскы өлеше, җенес органының уң ягы авырта башлый, уң күзе шешә һәм ул табибларга мөрәҗәгать итә. Хастаханәдә томография ясаганнан соң, егетнең баш миендә суалчан эзләре күренә. Мондый эзләрне дуңгыз суалчаны личинкалары калдыра икән.

Табиблар егеткә дарулар бирә, ләкин дәвалау ярдәм итми. Ике атнадан соң, 18 яшьлек егет җан бирә.

Соңрак ачыкланганча, бу егет берникадәр вакыт алданрак пешеп җитмәгән дуңгыз ите ашаган булган.

  • Бу суалчаннарны икенче төрле солитер, тасма суалчан дип атыйлар. Алар хайван һәм кеше организмында паразит булып яши. Гәүдә озынлыгы 10 мм га кадәр җитә. Аларның башында түгәрәк формасындагы дүрт имгеч урнашкан. Бу авыру дөрес итеп әзерләнмәгән дуңгыз, үгез итен ашаган кешегә иярергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100