Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пешермичә ясала торган чизкейк рецепты

news_top_970_100
Пешермичә ясала торган чизкейк рецепты

Эремчектән пешермичә ясала торган чизкейк рецептын тәкъдим итәбез. Өйдә якыннарыңны сыйлау һәм күчтәнәч итеп алып бару өчен матур һәм тәмле дә. Рецептны укыгач катлаулы кебек тоела, әмма бик тиз эшләнелә.

Камыр ясау өчен: 250 гр «Юбилейное» яки «Сахарное» печеньесы, 150 гр сыер мае.

Эчлеге: а)500 гр эремчек, 150 гр песок, ванилин, 1 әфлисун, 20 гр желатин, 2 ст сөт.

ә) 500 грамм каймак, 1 банка куертылган сөт(сгущенка), 20 гр желатин, ярты ст су.

Печеньены блендерда вакларга һәм йомшарган май белән кушарга, камыр таралмаска тиеш, аны майланган савытка (бу очракта ян-яклары алына торган таба уңайлы) кул белән җәяргә, 1 см чамасы «бортик» ясарга. Аннары суыткычка куярга һәм шул арада эчлек ясый башларга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Эремчеккә шикәр комы, 1 ст сөт, ванилин салырга һәм миксер белән вакларга, аннары бер әфлисунны кабыгы белән бергә миксерда ваклап бетерергә дә берәр савытка салып барысын бергә болгатырга.

Желатин өстенә берәр стакан сөт салып, әкрен утта бер массага килгәнче болгатырга, аннары уттан алып суынганын көтәргә, шуннан эремчекле эчлеккә салып болгатырга. Янә барысын бергә миксерда болгатасы. Суыткычтан печеньелы форманы алып эчлекне өстенә агызырга һәм кире тыгып куярга. 2 сәгатьтән кибеттән алынган алма яки җиләк желесын блендерда әйләндереп алырга, чизкейк өстенә тигезләп җәяргә һәм янә суыткычка. 1 сәгатьтән әзер булырга тиеш.

Чизкейкны төрле җиләк-җимеш һәм желе белән матур итеп бизәргә мөмкин.

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100