news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пешергәндә күп итеп тоз «тондырсаң», ризыкны ничек «коткарырга»?

news_top
Пешергәндә күп итеп тоз «тондырсаң», ризыкны ничек «коткарырга»?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Һәр хуҗабикәнең бер тапкыр булса да ашарга пешергәндә күп итеп тоз «тондырганы» бардыр. Инде тоз күп салдым дип, ризыкны ыргытырга ашыкмагыз. «МИР» телеканалында шул хакта киңәшләр чыкты.

Бик күп тоз салынган сыек ризыкка 2-4 кашык су салып, кайнатып чыгарыгыз. Шуннан соң да тоз бик каты тоелса, процедураны кабатларга була.

Макарон, яшелчә яки җиләк-җимешкә күп тоз «төшеп китсә», аларны суда чайкарга була.

Ит яки балыкны тоздан «коткару» өчен, бераз лимон кислотасы, аш серкәсе яки горчица салып карагыз.

Баллы ризыклар – мәсәлән, кишер яки бал – тозны нейтральләштерә.

Бәрәңге – абсорбент продукт, ул артык тозны үзенә ала. Ризыкка бәрәңге салып торыгыз, аннары «тоз җыйган» бәрәңгене алып ташлагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар