Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пешеп хастаханәдә яткан Илнат Фәрхуллин ничек дәваланып чыкканын сөйләде

Әле күптән түгел генә хастаханәдә яткан Илнат Фәрхуллин бүген «Татар җыры» сәхнәсендә күбәләк кебек очып йөрде! Ул тагын бер кат үзен дәвалаган табибларга һәм файдалы мазь рецепты биргән тамашачысына рәхмәт әйтте.

news_top_970_100
Пешеп хастаханәдә яткан Илнат Фәрхуллин ничек дәваланып чыкканын сөйләде
Видеодан скриншот

Илнат Фәрхуллин бүген «Татар җыры» фестивалендә чыгыш ясады. Пешкәннән соң Теләче хастаханәсендә ничек дәваланганын «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

– Мин Теләче хастаханәсендә яттым. Баш табибка, хирургларга, барлык шәфкать туташларына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның тырышлыгы белән генә бүген мин сәхнәдә. Аллаһка шөкер, бөтен җирем дә төзәлеп бетте диярлек – 95-98 процент дәрәҗәсендә. Күпләр, ул 2-3 айсыз төзәлми, дип әйтте инде.

Табибларның тырышлыгы зур булды. Регина Гәрәева 2 атна буе тәүлек әйләнәсе карап торды. Көненә 11 банка система, 7-8 укол. Иртәнге 6дан башлана. Авыр булды. Тамашачыларга да рәхмәт, меңләгән смс, директ тулды. Рецептларын җибәреп тордылар. Кайсы районнан икәнен белмим, бер апа көн саен иртәнге 7дә шалтырата иде. Төнгә мин йоклаганчы хәбәрдә тора идек. Шушы апайның рецепты белән терелеп чыктым, ул апа әйткән мазь белән.

Бүген суык тиде әле. Бәлки, сизелгәндер дә. Берсе бетә, икенчесе чыга. Вируслар йөри бит. Кисәк кенә тавыш утыра, тамаклар кызыл. Шулай да, тере тавыш – тамашачы һәм артист өчен дә иң мөһиме, дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100