news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Перуда ташлар ишелеп, йөк машиналарын изгән – куркыныч видео

news_top
Перуда ташлар ишелеп, йөк машиналарын изгән – куркыныч видео

Перуда гигант зурлыктагы валуннар (тау токымы кисәге) берничә машинаны изеп бетергән һәм асфальта бик зур кратерлар китереп чыгарган.

Видеоны автомобильдәге регистратор төшереп алган. Ни гаҗәп, әмма машина йөртүчеләр исән калган. Тик машиналарындагы йөкләрне генә саклап та, коткарып та калып булмаган.

Бу хәл Сан-Матео төбәгендә булган. Таш коелганнан соң юлны 4 сәгать чистартканнар. Җирле хакимият белдерүенчә, көчле яңгырлар туфракны юганнан соң, таш коелган, дип хәбәр итә РБК.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар