Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Перуда президентны бәреп төшерделәр, ул кулга алынды, илдә яңа җитәкче хатын-кыз була

news_top_970_100
Перуда президентны бәреп төшерделәр, ул кулга алынды, илдә яңа җитәкче хатын-кыз була
видеодан скриншот

Перу президенты Педро Кастильога импичмент игълан ителде. Әлеге карарны парламентта 130 депутатның 101е хуплаган.

Моңа кадәр президент парламентны куып таратып, яңа хөкүмәт билгеләмәкче һәм комендант сәгате кертмәкче иде. Бу турыда РИА Новости яза.

«Безнең демократияне һәм конституцияне яклап, конгрессның пленар утырышы 101 тавыш белән Педро Кастильоның отставкасын хуплады», – диелә конгресс хәбәрендә. 

Конституция буенча, ил башлыгы вәкаләтләре вице-президент хатын-кызга – Дину Болуартега күчә. Перу вице-президенты  Дина Болуарте конгресс алдында присяга кабул иткән. 

Шулай итеп Перуда хатын-кыз җитәкче була. Ул президентның парламентны тарату турында карарын тәнкыйтьләп чыккан булган.

Президент белән конфликтта, полиция һәм хәрбиләр конгресс ягына чыккан, алар ил башлыгына буйсынмауларын әйткән. Аннары Кастильо кулга алынган, дип яза РИА Новости. Ул ришвәтчелектә һәм законсыз рәвештә хакимиятне үзенә алуда гаепләнә, аңа карата 6 җинаять эше ачылган.

Перуда хакимият кризисы кичә Кастильо конгрессны тарату турында һәм илдә гадәттән тыш хәл игълан иткәч башланды. 

Педро Кастильо президент итеп 2021 елның июлендә сайланган иде. Кастильо «сул» карашлы сәясәтче, «бер ел эчендә Перуны «карантин җәһәннәменә» әйләндерде» дип яза сәясәтче Анатолий Несмиян. Гыйнвар аенда Перуда үзизоляция режимы кертелде, кибетләр ябылды, кешеләр өйләрендә ябылуда утыра башлады. Моннан тыш халыкка Кастильоның илдә «коммунизм» урнаштырырга маташуы, цензура кертергә, кеше хокуклары турындагы конвенциядән чыгарга өндәве, АКШ белән начар мөнәсәбәтләрдә булган Венесуэла белән дуслык элемтәләре ошамаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100