Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермьдә яшәүче хатын Башкортстаннан килгән дустын һәм аның 5 яшьлек кызын үтерткән

news_top_970_100

Пермь краенда ир-ат белән хатын-кызга карата ачылган 2 җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Пермьдә яшәүче хатын дус хатынын үтерүне оештырган. 

«Башинформ» белешмәсе буенча, Ишембайда яшәүче 45 яшьлек хатын 5 яшьлек кызын алып, Пермьгә кунакка бара. 2022 елның 18 августына каршы төндә алар кунак хатын өеннән китә һәм югала. Соңрак аларның үлеме турында билгеле була.

Пермьдә яшәүче хатын дустын үтерү өчен бер ир-атны яллый. Аннары ул дус хатынын һәм аның 5 яшьлек кызын Краснокамский шәһәр округында арендаланган өйгә алып бара. Ул кунакларын шәхси машинасына утыртып, ял итәргә дип, алдап алып китә.

2022 елның 18 августына каршы төндә ир-ат баланың анасын пычак кадап үтерә. Аннары кызын буа. Үтерүне оештыручы хатын-кыз һәм гаепләнүче ир-ат, җинаять эзен яшерү өчен, мәетләрне урманга алып бара, алдан ясалган чокырга күмеп калдыра.

Тикшерү барышында 30дан артык шаһитне сораштырганнар, 25 төрле экспертиза ясалган. Җинаять эшен тикшереп, судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100