Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермьдә маньяк йөри: ул сигез көн эчендә өч яшь кызга һөҗүм иткән

news_top_970_100

Пермьдә 2 кыз үзләрен көчләгән ир-атны фотолардан таныган. Бу кеше Свердловск өлкәсеннән 45 яшьлек Евгений Андреев булып чыккан. Ул – 24 майдан бирле федераль эзләүдә. Бу хакта 59.RU сайты яза.

Пермьнең Ераничи микрорайонында 8 көн эчендә 3 кызга һөҗүм иткәннәр. 7 октябрьдә таныш түгел ир-ат 19 яшьлек Зәринә Хәсәнованың бугазына пычак тери һәм яный башлый. Зәринә бу ир-аттан качып котыла алган. Шул ук көнне 19 яшьлек Олеся (исеме үзгәртеп бирелә) да үзенә таныш түгел ир-атның пычакка охшаган предмет белән янавын, күршедәге мәктәп коймасы янына алып китүен һәм бәйләнүен, саф кыз булу-булмавын сораганын сөйләгән. Кыз аңа акча тәкъдим иткән, тик һөҗүм иткән ир баш тарткан. Олеся муенына нык басмавын үтенгән, ә ир-ат кулларын бераз бушаткач, кыз аннан ычкынып, качып китә ала.

Ә өченче очрак 15 октябрьдә була. Бу юлы билгесез ир-ат 18 яшьлек студент кыз Юлиягә (исеме үзгәртеп бирелә) һөҗүм итә. Ир-ат аны бер йорт артына өстерәп алып китә, буа башлый һәм көчләү белән яный. Тик көтмәгәндә балконга чыккан бер ир-ат бу хәлне күрә һәм кычкыра башлый, шулай итеп маньякны куркыта.

Хокук сакчылары Юлиягә һәм Зәринәгә шикләнелүче ир-атның фотоориентировкаларын күрсәтә. Кызларның икесе дә моның үзләренә һөҗүм иткән ир-ат булуын таный.

«Тик аның мыеклары юк иде, әмма йөзеннән таныдым», – дип сөйләгән Зәринә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100