Пермьдә бакча участогындагы шәхси йорт түбәсеннән кар төшеп, ике яшьлек кыз баланың гомере өзелгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РИА Новости Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсенә таянып хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, фаҗига җомга көнне көндез булган. Бакча участогында атасы белән булган 2024 елда туган кыз бала өстенә йорт түбәсеннән кар һәм боз катламы ишелеп төшкән. Тән җәрәхәтләреннән кыз бала шул ук көнне хастаханәдә җан биргән.
«Йорт түбәсеннән кар төшү нәтиҗәсендә сабый үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды», – диелә ведомство хәбәрендә.
Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, җинаять эше РФ Җинаять кодексының «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе нигезендә ачылган.