news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пермьдә балалар бакчасында балаларны идәндә йоклатып, бума ютәл йоктырганнар

Пермьдә балалар бакчасында балаларны идәндә йоклатып, бума ютәл йоктырганнар

news_top
Пермьдә балалар бакчасында балаларны идәндә йоклатып, бума ютәл йоктырганнар
Пермьдә Революция урамы, 21нче йортта урнашкан балалар бакчасында балалар идәндә йокларга мәҗбүр булганнар. Бу хакта суд приставлары федераль хезмәте сайтында хәбәр ителә.

Балалар йоклаган бүлмә җилләтелмәгән, сабыйларның сәламәтлеген беркем күзәтмәгән. Нәтиҗәдә кайбер балалар бума ютәл (коклюш) йоктырган.

Балалар бакчасын гамләгә куючы "Мари-Анри" компаниясенә административ штраф салганнар. Бакча 30 тәүлеккә ябылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар