Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь хоккейчысы Егор Манин «Барс» белән уенда «расизм»да гаепләнде

news_top_970_100
Пермь хоккейчысы Егор Манин «Барс» белән уенда «расизм»да гаепләнде

17 гыйнварда Казанда Пермьнең «Молот» һәм «Барс» командалары уены булды. Уенда Пермь клубы 1:0 исәбе белән отты. Уен вакытында Пермь клубы һөҗүмчесе Егор Манин белән «Барс» уенчысы Ислам Гәрәйшин арасында төрткәләшү булып ала.

Пермьнең «Молот» клубы һөҗүмчесен уеннан чыгаралар, судьялар моны «раса күрсәткече буенча кыерсыту», «расизм» дип аңлата.

Соңыннан «Спорт-Экспресс», «РБК», «Коммерсантъ», «Бизнес Онлайн» кебек басмалар хәбәр итүенчә, Егор Манин Ислам Гәрәйшинны «чурка» дип атаган. Матчта булган «Спорт Экспресс» сайтының хоккей бүлеге шефы урынбасары Артур Хәйруллин «Интертат» журналистына бу мәгълүматның дөрес булуын әйтте.

«Спорт Экспресс» хәбәр итүенчә, Егор Манинга бу сүзне әйткән өчен 1 уеннан читләштерү һәм 5 мең сум штраф яный.

Команданың баш тренеры Павел Зубов клубның рәсми аккаунтында гафу үтенү сүзләрен җиткерде.

Соңыннан уенчы үзе дә кимсетү сүзе өчен гафу үтенде.

«Хоккей - эмоциональ уен һәм без эмоцияләр аркасында дөрес түгел сүзләр әйтә алабыз. Әмма вакыт узгач, нәтиләләр ясыйбыз, хаталарыбызны таныйбыз», диелгән телеграм каналда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100