Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь вузында атыш оештырган кеше гаебен таныган

news_top_970_100
Пермь вузында атыш оештырган кеше гаебен таныган

Пермь дәүләт университетында атыш оештырып, 6 кешене үтергән Тимур Бекмансуров эше судта карала башлады. Бу җинаять бер ел элек – 2021 елның 20 сентябрендә булган иде. Каза күрүчеләр – 60 кеше, дип яза «Московский комсомолец». Алар – һәлак булучыларның туганнары һәм яраланучылар. Бу вакыйгада тагын 20 кеше яралана – аларны Тимур атып яралый, тагын 17 кеше паника вакытында яралана.

Тимур Бекмансуров үзенең җинаятен таный, дип белдергән адвокат Виктор Паньков. Судтагы фотоларда – ул гадәти беренче курс студенты кебек, аның кеше үтергәненә ышанып та булмый, дип яза журналистлар. Ни өчен кеше үтергән, дигән сорауга тикшерүчеләр фаразы – «хулиганлык». 

Тимур Бекмансуров бер каза күрүчегә дә сорау бирмәгән. «Сорауларым юк», – дип кенә җавап биргән.

– Мин ишек янында тора идем. Тавышка борылып карасам – башына каска кигән Тимур килә. Мин коралын да күрмәдем. Аннары ул ата башлады. Мин йөгереп киттем, җилкә чокырына суккан кебек булды. Бер кызны күрдем –бите кып-кызыл кан иде, – дип сөйләгән студент Антон.

– Ата башлагач, ишек янында паника башланды. Бер егет эчен тотып бөгелеп төште. Минем җилкәгә тиде, әмма минем калын капюшон бар иде, – ди Наталья. Ул кабат укый алмый интеккән.

Һәлак булучыларның якыннарының материаль дәгъвасы 18 млн сум дип бәяләнгән. Фаҗига вакытында танылган табиб Маргарита Энгаус та һәлак була – ул оныгын ботаник бакчаны карарга алып килгән була. Аның гомерен якыннары 5 млн сум дип бәяләгән.

Бекмансуров һөҗүменнән соң, уку йортының ректоры Дмитрий Красильниковка карата да җинаять эше кузгатыла. Ул иминлекне тәэмин итә алмауда гаепләнә. 

Тимур Бекмансуров вуз ишеге төбендә:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100