Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь университетына һөҗүм иткән Тимур Бекмансуровны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр

news_top_970_100

Пермь дәүләт университетында массакүләм атыш оештырган Тимур Бекмансуровны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу хакта РИА Новости яза.

Суд аны 6 кешене үтерүдә, үтерергә омтылуда һәм полиция хезмәткәрен үтерергә теләүдә һәм милеккә зыян салуда (вуз стеналары һәм мебель, кампус янында туктап торган машиналар) гаепле дип тапты.

«Бекмансуров Тимур Марат улы гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә», – дип укыды хөкем карарын судья Сергей Коробейников.

Суд эшләре 4 айга якын барган. Һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең туганнары, шулай ук прокурор да Бекмансуровны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, әмма инвалидлыгын (өченче группа), яшәү һәм уку урыныннан уңай характеристикасын, шулай ук тикшерү белән хезмәттәшлек итүен сылтау итеп, максималь җәза бирмәүләрен сорады.

Пермь университетындагы фаҗига 2021 елның 20 сентябрендә булды. Юридик факультетның 1нче курс студенты Бекмансуров коралдан ут ачып, 6 кешене үтерде, 40тан артык кешене яралады. Прокурор ачыклык керткәнчә, ул яраланган кешеләрне терәп атып үтергән. 

Һөҗүм итүчене полиция хезмәткәре табель коралыннан атып кулга ала. Соңыннан Бекмансуров өлкә хастаханәсендә дәвалана, медицина күрсәтмәләре буенча, аның сул аягының бер өлешен ампутациялиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100