Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пермь татарларының музыкаль фольклоры Казан татарлары йогынтысында формалашкан»

Cәнгать фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире Эльмира Галимованың Пермь татарларының сылва-ирен этник төркеменең музыкаль фольклор үзенчәлекләре хакында фәнни хезмәте.

news_top_970_100
«Пермь татарларының музыкаль фольклоры Казан татарлары йогынтысында формалашкан»
http://www.tat.perm.ru/

Музыка сәнгате — мәдәниятнең бер тармагы буларак һәр милләтнең рухи байлыгын күрсәтүче бер чара. Бүгенге көндә Пермь өлкәсендә яшәүче татарларның этник төркем буларак формалашуын, тел, тарих мәсьәләләрен ачыклаган бик күп фәнни эшләр бар. Пермь татарларының музыкаль мәдәниятенең үзенчәлеген, милли йолаларын, халык җырларының төрле жанрларын тасвирлаган фәнни хезмәт юк диярлек.

Әлеге сорауларны чишү йөзеннән, 2011 елның июнь аенда без Пермь якларына экспедиция оештырдык. Әйтергә кирәк, Пермь татарлары берничә этник төркемгә бүленә: 1) Толва татарлары (Барда районы), 2) Сылва-Ирен татарлары (Сылва, Ирен елгалары буена урнашкан районнар), 3) Мулла татарлары (Пермь районы).

Беренчедән, этник төркемнәрнең бүленүе географик яктан үзенчәлекле булса, икенчедән, әлеге этнонимнар елга исемнәре белән бәйле. Мәсәлән: Толва, Сылва һәм Ирен, Мулла елгалары. Нәтиҗәдә, экспедиция вакытында җыйган музыкаль материалларга нигезләнеп, Пермь өлкәсенең иң зур төркеме сылва-ирен татарларының фольклор үзенчәлекләрен билгели алабыз.

Әлбәттә, бүгенге көндә Пермь татарларының этник формалашуы белән бәйле сорауларга берникадәр ачыклык кертелгән. Нигездә, җавап буларак дәлилләр белән ныгытылган берничә мисал китерә алабыз. Этнография ягыннан берничә фәнни тикшерүче — Н. С. Попов, А. А. Дмитриев сылва-ирен татарларының иң беренче этноним исеме остяк булган, дип дәлиллиләр. Тарихчы С. В. Бахрушин үзенең фәнни эшләрендә остяк терминын, башка төрле — угры (яки, манси) дип билгели. Аның фәнни карашын, шулай ук тел белгече А. А. Преображенский да уңай бәяли. VI–VII гасырның тарих битләренә күз салсак, пермь татарларының этник формалашуы төрки халыклар белән бәйле булуын танылган галим А. Х. Халиков исбатлый.

Фикерен дәвам итәр һәм тулыландырыр өчен ул тел мәсьәләләрен дә читтә калдырмыйча, мисаллар китерә: «Барда районында яшәүче татар телендә сөйләшүче башкортлар — шуның бер төре». Танылган тел белгече, галимә Д. Б. Рамазанова көнчыгыш халыклары (алтай, хакас, уйгур) белән Пермь татарларының сөйләм телләрендә бик күп охшашлык таба һәм дәлилләр китерә ул. Тарихчы Н. А. Томилов әйтүенчә, Себер татарлары әлеге төркем формалашуында бик зур роль уйнаган дип саный һәм фәнни эшендә әлеге сорауга ачыклык кертә.

Билгеле булганча, сылва-ирен татарлары — Пермь өлкәсендә иң күләмле төркем. Без әлеге этноним кергән җиде район үзәге билгели алабыз. Мәсәлән, Кунгур районы (Баҗуки, Усть-Турка авылы), Орда районы (Карьево, Кече Ашап), Уинск районы (Чайка, Мерекаи, Иштеряки авылы), Октябрь районы (Малый Сарс, Атня –Гузи, Колтаево, Енапаево), Суксун районы (Бырма, Юлаево, Бердыкаево авылы), Березовка районы (Клычи, Копчиково, Ванькино), Чернушка районы (Сульмаш авылы).

Әлбәттә, фин-угор компоненты сылва-ирен татарларының милли музыка традицияләре формалашуында һәм көнкүреш мәдәниятенең үсешендә зур йогынты ясый. Экспедиция вакытында җыйган материаллар нигезендә, без игътибарны йола җырларына бирдек. Гомумән, гаилә бәйрәмнәре белән бәйле булган туй, кунак, рекрут җырлары көнкүрештә еш яңгырый. Шулай ук авыл хуҗалыгы эшләре белән бәйле булган йола җырлары, түгәрәк уен вакытында уйнала торган көйләр — әлеге якның музыкаль бизәге.

Пермь өлкәсенең үзенчәлеге булган туй йоласы зур игътибарга лаек. Әлбәттә, әлеге йоланың үткәрелүенең Казан татарларының гаилә бәйрәме белән охшаш җирләре күп. Мәсәлән, кыз сорау, бирнә билгеләү, мәхәр бәясен атау, никах мәҗлесе уткәрү, аннары зур туй һәм бер атнадан кода туе уздыруы белән билгеле. Мишәр татарлары һәм керәшеннәр белән сылва-ирен татарларын төп йортыннан чыгып киткәндә кыз елату җырларын башкару үзенчәлеге бәйли.

Пермь өлкәсендәге татарлар рус бәйрәмнәрен дә билгеләп үтә. Әлбәттә, бу хәл ике милләтнең үзара дус мөнәсәбәттә яшәвен исбатлый. Нәтиҗәдә, Пермь татарларының йола җырлары үзенчәлекле янгыраш ала. Кыш айларында Михайла һәм Никола көннәрен билгеләсәләр, 5-6 апрельдә — Плаущення бәйрәмен яңа уңыш елы буларак кабул итәләр. Шулай ук боз китү һәм иске май бәйрәмен бик үзенчәлекле итеп үткәрәләр.

Иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — Сабантуйны Пермь крае татарлары чәчүгә кадәр яки чәчүдән соң үткәрә. Халык телендә әлеге бәйрәмне Җыен дип тә атыйлар. Сылва-ирен татарлары бу көнне йола тәртибе буенча Сөрән җырларын башкаралар. Сабантуй бәйрәменә бер көн кала яшьләр Карга боткасы йоласын уздыралар. Әлеге йоланы керәшен һәм Казан татарларының фольклоры белән бәйлиләр. Бу бәйрәм кысаларында яшьләр авыл көйләрен, уен җырларын, такмаклар башкаралар.

Тагын бер үзенчәлекле йоланы — җиләк җыенын Кунгур районы Усть-Турка һәм Чернушка районы Сульмаш авылларында, июль башында билгеләп үтәләр. Шулай ук сылва-ирен татарларын авыл хуҗалыгы белән бәйле эшләр — һәр елны билгеләп үтәсе бәйрәмгә әверелгән. Мәсәлән, Егор көне — орлык чәчү белән билгеле булса, Питрау көне — печән чабу, Семен көне — бәрәңге алу, ә август аеның Иллә көнендә алга таба һава торышының нинди булачагын белгәннәр. Покрау бәйрәмендә сылва-ирен татарларының әртил көен башкару гадәти күренеш. Бер-берсенә кунакка йөрү бу йоланың иң күңелле мизгеле буларак билгеле.

Музыкаль материалларга нигезләнеп, сылва-ирен татарлары арасында мөнәҗәт һәм бәет жанрлары киң таралуы билгеле булды. Мөнәҗәт жанры халык телендә Салават әйтү дип таралган. Бәет җырлары ике тематик төргә бүленә: беренчесе тарихи вакыйгаларга багышланса, икенчесе көнкүреш мәсәләләрен чагылдыра.

Сылва-ирен татарларының иң популяр җанры — ул авыл көе, дип атый алабыз. Инструменталь янгырашта урам көе буларак та еш очрый. Шулай ук Пермь татарлары җырларының башкару һәм вакыйга белән бәйле булуыннан чыгып, төрле жанр исемнәре барлыкка килә. Мәсәлән, олылар көе, урам көе, мәҗлес көе, өмә көе, уен көе, озату көе кебек жанрлар — әлеге этник төркемнең үзенчәлеге. Гадәттә, авыл көе жанры авыл исемнәренең чыгышын ала һәм, нәтиҗәдә, Пермь өлкәсендә «Шауба көе», «Каукук көе», «Җил капка» җыры халык тарафыннан бик еш башкарыла.

Озын көй жанрын Пермь татарлары үз итми. Халык арасында киң таралган җырлар «Шахта көе», «Күбәләгем», «Мәк чәчәге», «Баламишкин көе», «Әй, икегез, икегез». Ләкин әлеге җырларның көе генә үзгәрешсез кала, сүзләрен төрләндерергә яраталар.

Сылва-ирен татарларының инструменталь сәнгать тарихы 19 гасырдан ук билгеле. Иң беренче уен коралларының берсе курай булган. Соңрак тальян, хромка, Саратов гармуннары барлыкка килә. Берничә гармунда ансамбль белән уйнау — Пермь татарларының уен коралларында башкару үзенчәлеге. Шулай ук сылва-ирен татарларының мәҗлесләре скрипка уен коралыннан башка үтмәгән. Бүгенге көндә Орда районы Кече Ашап авылында яшәүче 1933 елгы Азат Муллаяров скрипкада классик көйләр белән беррәттән, халык җырларын да башкара.

Иң популяр хатын-кыз уен коралы — кубыз, дип әйтә алабыз. Һәрбер авылның үзенә генә хас кубыз көе популяр булган. Мисал буларак, Октябрь районы Енапаево һәм Суксун районының Агафонково авылларында язып алган музыкаль материалларны китерә алабыз.

Пермь өлкәсенә кылган экспедиция кысаларында, сылва-ирен татарларының иң күләмле этник төркем икәненә һәм халык җырларының яңгырашы үзенчәлекле булуына, милли йолалар буыннан буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр үткәрелеп килүенә инандык. Әлеге этник төркемнең туй йоласы берничә этаптан торганына һәм музыкаль яктан бай эчтәлекле булуына дәлилләр китерә алабыз.

Әлбәттә, фәнни яктан безне милли йолаларның саклануы һәм яшәеше, Пермь краена хас үткәрү тәртипләре кызыксындыра. Ә нәтиҗәләр ясар өчен, һичшиксез, иң мөһим фактор буларак, йола һәм гаилә белән бәйле булган бәйрәм мизгелләрен бизәгән халык җырлары һәм көйләр төп игътибарны алып тора. Пермь татарларының китап уку көйләре, ягъни бәет, мөнәҗәт жанры көй, ритм төзелеше ягыннан фәнни күзлектән тикшеренүләр үткәрү өчен бик кызыклы. Авыл көе — җыр жанры буларак түгел, киресенчә, халык телендә инструменталь жанр урам көе кебек яңгырый. Шулай ук Пермь татарларының авыл, бию көйләрен гармуннарда ансамбль белән башкаруы төбәк үзенчәлеге буларак кабул ителә.

Гомумән, әлеге өлкәдә җыйган материаллар Пермь татарларының сылва-ирен этник төркеменең музыкаль фольклоры үзләренә генә хас үрнәкләрдән һәм жанрлардан гыйбәрәт булуын, ә нәтиҗәдә исә бай мираслы этник төркем икәнен исбатлый. Пермь татарларының музыкаль фольклоры Казан татарларының зур йогынтысын тоя һәм аның кысаларында формалаша. Гасырлар аша чарланып, бүген дә үзенчәлекле музыкаль үрнәкләрдән, халык авыз иҗаты мисалларыннан, сакланып калган милли йолалардан тора ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100