Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь өлкәсендә укучы малай укытучыга пычак белән һөҗүм иткән

Физика укытучысының муены яраланган.

news_top_970_100
Пермь өлкәсендә укучы малай укытучыга пычак белән һөҗүм иткән
vk.com/gorod_gazeta

Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендәге лицейда укучы малай укытучыга пычак белән һөҗүм иткән. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Интерфакс» язды. Яраланган укытучыны хастаханәгә озатканнар. Аның хәле уртача катлаулылыкта дип бәяләнә.

«Лицей укучысы пычакка охшаган әйбер кулланган», — дигән агентлык чыганагы. Малайны тоткарлаганнар. Урында хокук саклаучылар эшли.

Биредәге матбугат чаралары әлеге хәлнең физика дәресе вакытында булуын яза. Һөҗүм итүче — 10 сыйныфта укучы малай дип хәбәр итәләр.

Пермь өлкәсе буенча сәламәтлек саклау министры Анастасия Крутень хатын-кыз укытучы яралануын, аны Березники хастаханәсенең хирургия корпусына илтүләрен әйткән. Хатынның муены пычак белән яраланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Хәзер ярага операция башлана. Пермьнән өлкәнең баш хирургы вертолет белән шунда барачак. Соликамск шәһәреннән крайның баш реаниматологы да барачак. Алар яраланган хатынга медицина ярдәме күрсәтү һәм аны край хастаханәсенә алып килү турында мәсьәләне хәл итәчәк», — дигән ул.

«Комсомольская правда» сайты хәбәр иткәнчә, яраланган Людмила И. Россиянең атказанган укытучысы булган. Һөҗүм итүче баланы Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган. Алар куркыныч төймәсе аша хәбәр буенча килгән, диелә хәбәрдә.

Телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, укучы малай укытучы билгеләрне киметеп куя дип санаган. Шуңа күрә ул укытучыдан үч алырга килгән, диелә бу хәбәрләрдә.

Соңрак «Интерфакс» хәбәр иткәнчә, укытучы һәм укучы арасында күптәнге низаг булган. 

«Укытучыга унынчы сыйныфта укучы малай һөҗүм иткән. Аның психикасы тотрыклы түгел дип бәяләнә, ул невротик булган. Аның белән укытучы арасында „пыскып ята торган“ низаг була. Укучы фикеренчә, укытучы аның сәләтен бәяләп бетерми, ул укытучының академик таләпчәнлеген кимсетү дип кабул итә», — дигән агентлык чыганагы. 

Якынча белешмә буенча, укучы малай сыйныфташларына да укытучыны яратмавы турында берничә тапкыр сөйләгән. «Низаг күптәнге. Сыйныфташлары да, укытучылар да малайның укытучыга карата мөнәсәбәтен белеп торган. Ләкин низаг хәл ителмәгән», — дигән чыганак.

Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

«21 майда Березники шәһәрендә 17 яшьлек үсмер мәктәп укытучысына пычак белән һөҗүм итә. Яраланган укытучыны хастаханәгә озаталар. „Үтерергә маташу“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100