Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь өлкәсендә Кама елгасы буендагы авылда җир убылганнан соң, берничә йорт ишелгән

Калкулык битенә салынган йортлар тау итәгенә таба шуып төшкән.

news_top_970_100
Пермь өлкәсендә Кама елгасы буендагы авылда җир убылганнан соң, берничә йорт ишелгән
АЭРО100

19 апрельдә Пермь өлкәсенең Верхние Новинки авылында җир убылып, йортлар түбәнгән таба шуышып төшкән. Зыян килгән корылмалар Кама елгасы буендагы калкулык битендә урнашкан була. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Бу турыда «Пермь» телевидениесе хәбәр итте.

Җир убылу аркасында берничә торак йортка зыян килгән. Калкулык битендәге җир белән бергә дача йортлары һәм бер торак йорт шуышып төшкән. Шуларның берсе бөтенләй ишелгән, тагын бер йорт төзекләндерерлек хәлдә түгел. 

Туфрак артык дымлы булу сәбәпле, җирнең өсте шуышып төшкән булуы ихтимал. Сил (сель) йөз метрлап ераклыкка күчкән, аннары яр буена кадәр җиткән, диелә хәбәрдә. 

Авыл халкы сүзләренчә, калкулык битендәге җир шуышу инде моңа кадәр дә күзәтелгән. Шуңа күрә, бәхеткә, корбаннар булмаган. Бу йортларны хуҗалары җәй көннәрендә генә файдалана икән.

Биредә яшәүче Дмитрий Кучев бу урыннарны видеога төшергән. 

Авыл халкы табигый бәла-казаның иртәнге ун тирәсендә булуын әйтә. Бу вакытта йортларның берсендә хатын-кыз була. Ул йөгереп чыгарга өлгерә. Башка йортларда кешеләр булмый. Бу турыда Пермь.Онлайн хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100