Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь өлкәсендәге шахтада тугыз кеше тереләй янып үлгән

Пермь өлкәсендәге шахтада тугыз кеше тереләй янып үлгән

news_top_970_100
Пермь өлкәсендәге шахтада тугыз кеше тереләй янып үлгән
Пермь краеның Соликамск шәһәрендәге "Уралкалий" шахтасындагы тугыз кеше янып үлгән. Бу хакта "Местное время" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бүген көндез "Уралкалий" шахтасында янгын чыкты. Шахта юлларының берсенә вентиляция үткәрәләр, тимер эретеп ябыштырган вакытта янгын чыга. Шахтерларны җир өстенә чыгаралар, әмма тугыз кеше аста кала. 

Шахтага төтен тулу аркасында 360 метр тирәнлектә бикләнеп калган шахтерларны коткара да алмыйлар. "Местное время" хәбәр итүенчә, бу эшчеләр инде исән түгел, чөнки шахтада температура 200 градуска күтәрелгән. 

"Аста калган тугыз кеше дә һәлак булган", - дип белдергән "Местное время"га үз чыганагы. 

Фаҗига булган урынга Пермь губернаторы Максим Решетников килгән. 

Соликамскида кайнар телефон номеры игълан ителгән: 8-342-5370-697.

ufatime.ru сайты һәлак булучыларның исемлеген чыгарган.

1. Беклинев Сергей (Соликамск);
2. Панов Алексей (Усово);
3. Богатырев Александр (Соликамск);
4. Прошкин Илья (Усово);
5. Кнауб Виктор (Сараны);
6. Игнатенко Сергей (Гуково);
7. Томшин Сергей (Уфа);
8. Абрамов Антон (Уфа);
9. Чубенко Александр (Курьинская, Краснодар крае).


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100