Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пермь өлкәсе Барда районында бер кеше дә башкортча сөйләшми, фәкать татарча гына»

Пермь өлкәсе Барда районыннан татар шагыйре Идият Әширов туган ягында бер кешенең дә башкортча сөйләшмәве, җанисәп вакытында Башкортстаннан агитация ясап йөрүчеләр турында сөйләде.

news_top_970_100
«Пермь өлкәсе Барда районында бер кеше дә башкортча сөйләшми, фәкать татарча гына»
Салават Камалетдинов

— Барда халкы элек-электән Барда диалектында сөйләшкән. Кемдер аны ләйгә башкортлары, кемдер ләйгә татарлары дип әйтә. Ә чынлыкта, без барыбыз да татар телендә сөйләшәбез.

Кайбер диалект сүзләр бар. Менә шуннан файдаланып, кайбер кеше үз телен, чыгышын аңлап җитмәгән якташларыбыз үзләрен һаман да башкорт дип йөри. Ни өчен ул башкорт булсын?

Бу нәрсәдән шулай килеп чыккан? Чукындыру процессы башлангач, күбесе чукындырудан качып, Урал якларына киткән. Алар шунда килеп урнашкан, җир алу өчен «башкорт» дип язу кирәк булган. Кем башкорт дип языла, аңа җирне дә күбрәк биргәннәр, аның башка ташламалары булган.

Шул сәбәпле, телиме-теләмиме документларда «башкорт» дип язылганнар. Соңыннан бу эшне паспортка язып дәвам иткәннәр. Аннан соң, үзләре дә аңламыйча, «әтием-әнием башкорт икән» дип, башкорт дип сөйли башладылар. Ә чынлыкта Пермь өлкәсе Барда районында башкорт телендә сөйләүче бер кеше дә юк. Саф татар телендә сөйләшәбез. Барда диалекты — татар теленең урта диалектның Пермь сөйләшенә керә.

Безгә Башкортстаннан башкорт делегациясе килә. Алар үзләре чын башкортча сөйләшми, кайбер башкорт сүзләрен кыстырып, «сез — башкортлар» дип, үгетләп, агитация ясап йөриләр. «Безнең җырны җырласагыз, без сезгә бию түгәрәкләре алып барырга ярдәм итәчәкбез, костюмнар тегеп бирәбез, диләр. Кайбер кешеләр менә шундый юлга да баса.

Бу хәл фәкать җитәкчелек даирәләреннән генә килеп чыга. Гади халык «мин — башкорт», «мин — татар» дип, тавышланып, талашып йөрми бездә. Башкорт халкы да: «Ике халык дус яшәсә, яхшырак булыр иде», — дип уйлый. Минем бу турыда шигырем дә бар:

Татар — башкорт — ут күршеләр, ничә гасыр шулай…

Тамырларда кемнәр каны? Болгар, кыпчак, нугай.

Тылмачсыз да бер-беребезне шәп аңлыйбыз бугай.

Бер үк төсле моңнан тора тальян яки курай.

Белсеннәр дип дуслык кадерен, сынау өчен шулай

Төрле милләт итеп безне яраткандыр Ходай.

Күбесе үзен татар дип саный. Телевидение, матбугат халыкка телсез милләт була алмый дип, аңлатырга тырыша. Аңлаган кеше аңлый. Миңа калса, бу юлы бездә татар дип язылучылар күбрәк булыр. Теле булган милләт кенә чын милләт була ала.

Минем башкортларга үпкәм юк. Шулай да, татар исәбенә башкорт халкын арттырырга маташу кирәкмәс иде. Әнгам Атнабаев та бит: «Башкорттан да, татардан да Урыс туа — вәт бәла! — Менә кайда мәсьәлә!» — ди. Башкорт белән татар талашыннан балалар рус булып языла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100