Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь-Екатеринбург юлында җәяүлеләр күпере машиналар өстенә ишелеп төшкән

Ике ир-ат урында ук һәлак булган.

news_top_970_100
Пермь-Екатеринбург юлында җәяүлеләр күпере машиналар өстенә ишелеп төшкән
https://59.mchs.gov.ru

28 сентябрьдә иртәнге бишенчеләр тирәсендә Пермь — Екатеринбург трассасында җәяүлеләр өчен ясалган күпер ишелеп төшкән. Авариядә ике кеше һәлак булган. Биредә машиналар хәрәкәте тулысынча чикләнгән. «Комсомольская правда» сайты ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән шул турыда хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, «МАН» машинасын йөртүче кузовын төшерми һәм җәяүлеләр өчен ясалган күпергә бәрелә. Бетон күпер «МАН» һәм каршыга килә торган «Газель» машиналары өстенә төшә. Ике машинаның да йөртүчесе урында ук һәлак була. Аларның мәетләрен алу өчен махсус кораллар кулланырга туры килә.

«Федераль трассаның бу участогы ике якка да ябылды. Платошино һәм Кукуштан пунктлары аша әйләнгеч юл оештырылды. Екатеринбург ягына бармый торырга киңәш ителә», — дип аңлатканнар ЮХИДИда.

Пермь өлкәсе буенча Транспорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, урында экстрен хезмәтләр эшли. Конструкцияне күтәреп кую өчен ике авыр кран кирәк. Алар кимендә 50 тонна йөк күтәрә алырга тиеш. Демонтаж берничә сәгать дәвам итә.

Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган. 

«Машина кузовы күтәрелгән булуын ничек сизмәскә мөмкин?» — эксперт шул сорауга җавап бирә.

«МАН» машинасы кабинасында кузов күтәрелгән икәнен күрсәтә торган датчиклар юк. Машина хәрәкәт иткән чакта кузов күтәрелгәнме, юкмы икәнен аңлау бик кыен. Барысын да карап тикшерергә кирәк. Рычагларның торышын тикшермәү — машина йөртүченең элементар һәм бик зур хатасы. Күтәргеч тумблерны очраклы гына күчерү мөмкин түгел.

Йөкне бушатканда машина йөртүче кузовны махсус күтәртә, аннары бушата һәм китеп бара. Гадәттә машина кузовы күтәрелгән килеш берничә метр бара, шулай итеп йөкнең калдыкларын коеп бетерә. Аннары кузовны төшерә. Ә бу машина йөртүче оныткан», — ди йөк ташый торган компаниянең баш механигы Юрий Петров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100