news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пензада Илсөя Бәдретдиновага биреләсе күчтәнәч аркасында халыкны концерттан эвакуацияләделәр

Бүген Пензада "Дуслык күпере" фестивалендә гадәттән тыш хәл килеп чыкты.

news_top
Пензада Илсөя Бәдретдиновага биреләсе күчтәнәч аркасында халыкны концерттан эвакуацияләделәр
Концертның икенче өлешендә залдагы шаһитлар сәхнә читендә ят тартма күреп алган. Хуҗасыз коробка шундук шик тудырган. 

Бу хәлләргә "Татар-информ" хезмәткәре дә шаһит булды. Ашыгыч рәвештә оператив хезмәтләр чакыртып, концертны туктатып, халыкны тиз арада бинадан чыгардылар. Оператив хезмәтләр эшкә керешеп, тартманы тикшерделәр.

Бактың исә, әлеге шикле тартмада бер тамашачы җырчы Илсөя Бәдретдиновага күчтәнәчкә тушенка алып килгән. Күтәреп торырга авыр булгач, ул тартманы ишек төбенә куеп торган. 

Бу минутларда концерт дәвам итә.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар