Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пензада өч миллион ришвәт алмаган түрәгә премия биргәннәр

Губернатор Олег Мельниченко сүзләренчә, «Пенза өлкәсендә вазифаларны акчага сатып алырга мөмкин булган вакытлар узган».

news_top_970_100
Пензада өч миллион ришвәт алмаган түрәгә премия биргәннәр
https://pixabay.com/

Пенза өлкәсе вице-губернаторы Сергей Федотов 3 миллион сум ришвәттән баш тарткан. Хәзер аңа 47 мең сум премия биргәннәр. Бу турыда РБК яза.

Декабрьдә биредәге бер түрә хатын вице-губернаторга 3 миллион сум тәкъдим итә. Ул Каменский район администрациясе башлыгы вазифасына бәйгедә җиңү өчен була. Тик вице-губернатор баш тарта һәм хокук саклаучыларга хәбәр итә. Түрә хатынны өй сагына алалар, ул гаебен таный.

Федотов 47,2 мең сум премиясен «Русфонд» ярдәм фондына күчергән.

Губернатор Олег Мельниченко сүзләренчә, «Пенза өлкәсендә вазифаларны акчага сатып алырга мөмкин булган вакытлар узган». «Моны аңламаучылар, тәртипле булыгыз. Пенза өлкәсендә вазифа сатып алырга маташучыларның һәркайсын шундый язмыш көтә», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100