Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенза татарларына сәяхәт: Пәрәмәчә, йөз еллык мәчет һәм чегәнгә чыккан Камилә бәете

Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова белән чит төбәкләрдә яшәгән татар авыллары буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бу юлы без Пенза өлкәсе Кочалейка авылына юл тоттык. Иң тәмле пәрәмәчләре, риваятьләре, уңган остабикәләре һәм өйләнмәгән чибәр егетләре белән дан тоткан авыл турында тулырак «Интертат» хәбәрчесе язмасында.

news_top_970_100
Пенза татарларына сәяхәт: Пәрәмәчә, йөз еллык мәчет һәм чегәнгә чыккан Камилә бәете
Зилә Мөбәрәкшина

«Бәлеш тә пәрәмәчә» — Пенза татарларының телеңне йотарлык сыйлары

Кочалейка — Казаннан алты йөз чакрым ераклыкта, ике урман арасында урнашкан татар авылы. Пензаның Каменский районына керә ул. Ерак араларны якын итеп, кунакчыл милләттәшләребез белән танышыр өчен сигез сәгать юл үттек. Авыл зур, 340 йорт бар, җиде йөзләп кеше яши. Ерак юлдан туп-туры авыл хәзрәте — Еникиевлар йортына юнәлдек.

Машинадан төшүгә безне Хәмзә хәзрәт Еникиев, аның әнисе Сафия апа, туган-тумачалары Сафура апа, Рәисә апа, Разия апа каршы алдылар. Йортлары иркен, ә күңелләре йортларыннан да иркенрәк! Өстәлләр бәлеш, пәрәмәчә, пылау белән сыгылып тора иде, күзләр камашты. Барысын да үз тырышлыклары белән булдырган алар.

Пенза татарларының беренче үзенчәлеге — ризык атамаларында. Токмач ашы — салма ашы, кош теле — кыекча, пәрәмәч — пәрәмәчә, эремчек — мөшке, пирогны бәлеш, диләр. Пәрәмәчнең уртасына йә май салып, йә катыкка манып ашыйлар. Аны алаша итеннән генә ясыйлар. Шуңа күрә тәмлерәк тә була, ди. Ялган булмас, бар нәрсә дә телеңне йотарлык монда!

Без килүгә чиләкләп-чиләкләп яңгыр ява башлады. «Рәхмәтле яңгырлар ява, бик кинәнеп көттек үзегезне», — диде хуҗалар. Каршы алучылар арасында Сафия апаның төпчек кызы — Мәрьям ханымның тормыш иптәше, Казанның «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Забиров та бар иде. Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса — Казанда түгел, Кочалейкада күрешергә насыйп иткән булган!

Кочалейка авылының ипи пешерү сере нәрсәдә?

Тагын бер кызыклы үзенчәлек — сез монда апа сүзен түгел, тәтәй дип эндәшүне ишетерсез.

— 36 яшемдә тол калдым, — дип таныштырды йорт хуҗабикәсе Сафия тәтәй. — Улым Хәмзә 16 яшеннән мулла булды. Туганнарыбыз күп. 1905 елгы Габдрахман бабабызның өч хатыны булган. Беренчесе җан биргәннән соң икенчегә өйләнә, икенче хатын өстенә өченчесен китерә. Икенче кызым — Мәрьям, оныкларым Хәдичә белән Зәйнәп.

Сафия апаның улы — Хәмзә хәзрәт 1996 елдан бирле Кочалейка авылы мулласы. Улы белән икәү генә тормыш итеп яталар алар. Әтиләренең вафатыннан инде 26 ел үткән.

— Сафия апа, сез киленегезгә шулкадәр әйбәт әни булыр идегез… — дим.

— Әйе, килен кирәк иде шул безгә.

— Хәзрәткә 39 яшь, өйләнмәгән бит…

— Кызлар күп тә бит, әле өйләнергә ашыкмый.

— Аллаһ Тәгалә хәерлесен бирсен, — дип әңгәмә корып алдым Сафия апа белән.

Яңгыр явып узганнан соң, Мәрьям һәм Равил Искәндәровлар гаиләсенә юл тоттык. Урамнарда оланнар очрады (монда балаларны шулай дип йөртәләр), «Саумысыз!» — диделәр. Хәзрәт: «Шөкер», — дип җаваплады. Шул сүзләрне ишетүгә исәнләшү турында сорау туды:

— Бездә «исәнмесез», — дип әйтмиләр. Ирләр — «әссәләмөгаләйкүм», кызлар һәм балалар — «саумысыз», — диләр. Аларга җавапка: «Шөкер», — диелә. Исәнмесез сүзе: «Сез әле үлмәдегезме, син дә теремени?» — дигән начар мәгънәдә йөри монда. Бу Явыз Иван заманыннан калган», — дип аңлатты хәзрәт. Гаҗәп бит, дөньядагы барлык татарлар шулай исәнләшсә, дөресрәк булыр иде, миңа калса. Ни өчен аны әдәби норма итеп кабул итмәгән икән атаклы тел галимнәребез? Казан татарлары да шулай сөйләшә башласа?..

Озакламый Мәрьям апаларга килеп җиттек. Авылның иң оста ипи (Пенза татарлары әйтүенчә, әпәй) пешерүчесе ул. Ипине сатмыйлар, ә рецептын һәм пешерү ысулын нәселдән-нәселгә генә әйтәләр — гаилә сере икән.

— Равил абый, Мәрьям апа, авылда гөрләтеп яшәп ятасыз!

— Бар иде вакытыбыз. Гөрләп торган идек тә, хәзер инде картаябыз. Бу йортта әбием белән генә калдык. Ике кызым авылда аерым йортлары белән тора, — диде хуҗалар. Алар янында оныклары Хәмзә дә бар иде.

Ә залларында Пенза осталары эшләгән самавырлар ялтырап тора. Музей экспонатларымыни! Араларында борынгы самавыр да бар. Менә, мәсәлән, берсе 1897 елгы.

— Безгә аларны бер малай китерә. Аллаһ белсен, кайсы яктан таба торгандыр. Монысын бер байдан алган булган. Ул күмер белән дә, электр белән дә эшли. Чәйне самавырдан гына эчәбез. Суны җиде чакрым ераклыктан чишмәдән генә ташыйбыз. Менделеев таблицасының барлык файдалы элементлары бар анда. Су бер ай бозылмыйча тора. Дуены да, чүбе дә юк.

Самавырларны сатып алырга теләгәннәр иде, бирмәдем. Вафат булсак, оланнарыбызга истәлек булып калыр, дибез, — ди Мәрьям һәм Равил Искәндәровлар.

«Хезмәт хаклары яхшы, эшләүче генә юк» 

Мәрьям апа безгә хуҗалыкларын да күрсәтте. Барысын да үзләре асрый, үзләре карый. Тавык, каз, үрдәк, ат, бәбкә, сарык, кәҗә — барысын да санап бетерә алдым микән… Ул да түгел, хуҗалык артында комбайннар, тракторлар күренде. Баксаң, ул тулаем үзе үк аерым бер ферма булып чыкты. Ферманы Мәрьям апаның кызы белән ире карый икән. Безне Мәрьям апаның кияве — Хәмзә Хаиров каршылады.

Менәтерәк, бу авылда Хәмзәләр күп түгелме соң? — дип уйладым да, Хәмзә хәзрәттән сорадым:

— Хәмзәләр күп бу авылда! Нишләп ике кешенең берсенең исеме Хәмзә?

— Хәмзә — Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в) абыйсының исеме. Ул батыр кеше булган. Шуңа күрә һәр гаиләдә Хәмзә исеме бар, — дип ачыклык кертте хәзрәт.

Хуҗалыкта комбайннар, тракторлар бар. Хаировлар гаиләсе 2012 елда дәүләттән грант откан, трактор алганнар, ферма төзегәннәр. 38 сыер алган булганнар. Ә бүгенге көндә ике йөз баш сыер, утыз биш баш ат (Пенза татарларынча — алаша) асрыйлар!

— Сөт продукцияләрен май җитештерү заводына тапшырабыз. Эшләсәң кереме бар, эшләмәсәң юк инде. Үзебез җитештерә алмыйбыз, чөнки программага кереп булмый.

Безнең вакытыбыз да юк бит. Иртәнге дүртенче яртыда торабыз, кичке унда ятабыз. Ферманы ташлап китә алмыйм. Фермада уналты хезмәткәр тотабыз. Хезмәт хакларын җитәрлек түлим, корбан чалганда ит тә бирәм, Аллага шөкер.

Хезмәт хаклары яхшы, эшләүче генә юк. Хатынымның әтисе монда кал диде һәм мин калдым. Мине фермер итте ул. Сөт савар өчен махсус җиһазлар бар. Авырлыгы да, җиңеллеге дә бар. Ә нишлисең инде? Бәрәкәт гаиләбезгә җитә, — дип тормышлары турында сөйләде Хәмзә әфәнде Хаиров.

Тырышкан табар, ди халык. Хәмзә абыйлар да ферма белән көн күреп, тырышып-тырмашып эшләп яталар. «Сораганны Аллаһы Тәгалә бирә. Күптән түгел ике тракторчы алдым, чөнки өлгереп булмый», — диде фермер.

Чегәнгә гыйшык тотып кияүгә чыккан Камилә бәете

Авыл белән танышуыбыз дәвам итте. Хәзрәт безне Пенза өлкәсенең иң матур остабикәсе, 85 яшен тутырган Разия Еникиева янына алып килде. Хәзерге вакытта улы, килене белән яшәп ята ул:

— Намазлар укыйбыз, уразалар тотабыз. Коръәнне күзлексез укыйм. Балаларым тәүфыйклы, әлхәмдүлилләһ. Өч улым, өч кызым, оныкларым бар.

Җиде бала үстек без, бик яхшы тордык. Мин сугыштан соңгы елда — авыр елда тудым. Әтием Ибраһим аучы иде: балыкка йөри, куяннар ата. Бакчасы зур иде әтинең: чия, слива, алмагачлар үстерде. Әнием балыкларны тозлап, сатарга бара иде. Дөньяны алып барырга кирәк бит, әни янында йөри идем мин дә.

Шулай капка төбендә сөйләшеп торган арада Разия ападан авылның иң борынгы җыр-бәетен җырлап бирүен сорадым. Кечкенә вакытта көйләп йөргән «Камилә бәете» әле дә исендә Разия апаның.

Легенда буенча, бу авылда Камилә исемле мулла кызы яшәгән, чегән егетенә гашыйк булып, кияүгә чыккан шуңа. Гашыйк булу диюнең бер версиясе — сихер булырга мөмкин. Бәеттә шундый юллар бар:

— Мендем чиркәү башына ла, анда авылым күренәдер лә. Ислам дине исемә төшсә, яшь йөрәгем өзеләдер лә. Чыбар дуңгыз суйдылар да, аны алдыма куйдылар, мин ашамый башлагач ук, муеныма кочап куйдылар.

Камиләнең гомере ничек тәмамлангандыр — анысы билгесез. Ә халык аның турында менә шундый үзәк өзгеч җыр иҗат иткән. Бу бәетне тыңлаганда тәннәр чымырдап куйды.

Агач рәшәткәләр һәм эшсезлек турында

Кочалейка авылы буйлап барганда авылның агачтан эшләнгән читәненә күз төште. Хәзрәт тә безне күреп үзенчә:

«Кучат менгән читәнгә, әллү-бәллү итәргә,

Кучатка повестка килгән армиягә китәргә (кучат — әтәч дигән мәгънәдә, диалекталь сүз)», — дип көйләп җибәрде.

— Бездә әлегә кадәр читәнне агачтан ясыйлар. Мөселман илендә читән агачтан булырга тиеш. Хәтта зиратта чардуганнарны (чардак) да тимердән ясарга ярамый. Агачтан ясалган чардуган мәет өчен ызба (өй) кебек кабул ителә, тимердән ясалганы — төрмә дип. Әби-бабаларым агачтан чардуган сораган иде. Имән агачыннан чардуган куйсаң, шартлый башлый. Агачтан куйдык та, берничә елдан соң череде. Тимергә алмаштырдык, — дип сөйләде хәзрәт.

Хәмзә хәзрәт белән авылның иң борынгы урыны — мәчетенә юл тоттык. Хәзрәт авыл белән таныштыруны дәвам итте:

— Тугыз еллык мәктәп бар, бездә татар теле, әдәбияты беркайчан да укытылмады. Элекке вакытта немец теле, хәзер инглиз теле керә. Татарча өйдә гаиләдә аралашып үстек.

Күпчелек әниләр русчага күчәләр шул. Әмма мин ул әйбергә каршы. Кайда булсаң да, татар телеңне онытма, дип үстерәләр балаларны. Үкенечкә, катнаш никахлар да бар. Алар руслаша. Кайбер татар гаиләләре дә русча сөйләшә.

Авылда яшьләр аз кала. Эш юк. Эш булса да, түләү юк. Хәер, Татарстан авылларында да шул ук проблема, гаҗәпләнәсе юк… Яшьләр Мәскәүгә, Казанга, Питерга эш эзләп китә. Һәр язын (безнеңчә — җәен) балалар укытабыз, балалар лагерьлары оештырабыз. Кышын картлар өчен дәресләр бирәбез.

Пенза өлкәсендә күпчелек кызлар яулык ябып йөри. Үзеңнән тора бит ул. Бу элек-электән, гадәттән калган. Кибеттә исерткеч эчемлекләр сатылмый, — диде Хәмзә хәзрәт.

Кочалейка мәчете Совет чорында да ябылмаган

Мәчет янына килеп җиттек. Ике бина тора — берсе мәчет, ә икенчесе мәхәлләгә охшаган. Иң элек икенче бина янына килдек — баксаң, аның бер гасырлык тарихы бар икән… Бер гасыр вакыт аралыгында авылдагы мәчетне берничә тапкыр ябарга омтылалар. Әмма динле һәм үҗәт авыл халкы саклап кала, «Аны сез төземәдегез һәм ватарга да хакыгыз юк», — диләр алар.

— 1903 елда зур янгын була. Бик күп хуҗалык яна, шул исәптән мәчет тә. Шуннан соң 1904 елда яңадан мәчет төзелеп, беренче азан әйтелә. 1904 елдан 1997 елга кадәр азан тукталмый. Коммунистлар мәчет манарасын кисәргә килгәннәр. Авыл картлары, ир булып киенгән хатыннар һәм авылда яшәүче руслар мәчетне ябарга ирек бирмәгәннәр, сәнәкләр һәм көрәкләр тотып каршы чыкканнар, сугышканнар. Районнан килүчеләр кайтып киткәннәр.

Шулай итеп, коммунизм чорында Пачелмский, Белинский, Каменский районнарда бер генә мәчет эшли.

Беренче муллабыз — Әбсәлам хәзрәт Янаев муллалык итә. Пенза өлкәсеннән имамларны, мөәзиннәрне укытып чыгарганнар. Монда һәрчак дога кылына, намаз укыла. Елына берничә тапкыр борынгы мәчеткә кереп намаз укыйбыз, әрвахлар рухына дога кылып торабыз. Яңа мәчет 1997 елда ачыла. Мәчеткә җомга намазына 50-60 ир-ат җыела. Бездә хатыннар мәчеткә йөрми.

Пенза өлкәсендә туксанга якын мәчет бар, барысын да халык үз акчасына төзеде, дәүләттән ярдәм булмады, — диде Хәмзә хәзрәт.

Чукындырудан качып калган өч нәсел

Хәзрәттән авыл тарихы турында да сораштым. Гаҗәп бит, ике яклап урман, ә уртасында татар авылы утыра. Алай карасаң, бу җирләр Алтын Урда дәүләте территориясе, бабаларыбызның тарихи җирләрендә — үзебезнең җирләрдә йөрибез дип горурланып атладым:

— Кочалейка Кевдо-Мельситово авылы тарихына барып тоташа. Хәзер инде ул тулаем рус авылы, элек татар авылы булган. Явыз Иван басып алганнан соң, көчләп чукындыру башлана. Коточкыч вакыйгалар булганын шул авылдагы «Мин дә рус» (Мендрус) күле исеменнән белеп була.

Кулларын күтәреп чукынмаучыларны шул елгага көчләп батырганнар. «Мин дә урыс», — дип әйтүчеләргә тимәгәннәр, җир, йорт биргәннәр, алар шул авылда калган.

Шул авылның өч гаиләсе — Еникиевлар, Енгалычевлар һәм Сөләймановлар качып китәргә мәҗбүр була һәм хәзерге Кочалейка авылы җиренә килеп төпләнә. Кочалейка «качып килгән» дигән сүздән барлыкка килгән.

Монда ике яклап урман бар, Ятмис елгасы ага. Шунлыктан авылыбызны Ятмис дип тә йөртәләр. Шулай итеп, авылыбызга нигез салына.

Хөкүмәт бу авылның барлыгын белеп ала һәм тулаем татар авылы булмасын дип, ун христиан гаиләсе белән Евгений Губарев дигән бер боярны китерә. Алар часовня куя. Соңыннан татарлар часовняны алдыра.

Зират авылыбыз янында булса да, бояр дуңгызларын урамга чыгара торган булган һәм алар күмелгән каберлекләрне, сөякләрне казып чыгара башлаган. Авыл халкы зиратны авылдан ераккарак күчерә. Шул сәбәпле, зиратыбыз авылдан бик ерак урнашкан.

Ташкүмер белән ягылган салкын мәдәният йорты һәм «Пәрәмәчә бәйрәме»

Икенче көнне авыл халкы махсус безнең өчен «Пәрәмәчә бәйрәме»н үткәрде. Нәрсә була икән ул дип алдан сорап карасак та, «Баргач күрерсез», — дип кызыктырдылар. Мәчеттән авылның мәдәният йортына юл тоттык.

Карап торышка мәдәният йорты бик кечкенә. Каралган, әмма шулай булса да, аның иске икәнлеге беленә иде.

Ишегалдында мәдәният йорты җитәкчесе Наилә ханым Канеева көтеп тора иде.

— Бу бина 1964 елда төзелгән. Үзебез карап торабыз, — дип сөйли башлады ул. — Тәрәзәләр һәм ишегалды ава башлады. Ун ел элек түбәне ясадылар. Кышларын монда эшләп булмый, бик суык.

Мәдәният йорты әле дә ташкүмер белән ягыла, актлар залы бөтенләй җылытылмый. Кышын эшләргә бернинди шартлар юк. Ярый ла мәктәп ярдәм итә, чөнки без балаларны төрле бәйгеләргә әзерлибез.

Район администрациясенә дә әйткәнебез булды, булышучы юк. Сөйлибез, күрсәтәбез, әмма файдасы юк. Хәтта ышандырмыйлар да. «Сезнең клубка акча юк», — дип кенә сылтыйлар. Бик кызганыч. Авылның фольклор ансамбле дә бар, кайныйбыз үзебез. Дүрт шифоньер костюмнар тулып ята. Әниләргә рәхмәт, балаларына тектерергә акча жәлләмиләр, — дип соң-зарларын түкми-чәчми җиткерде ул.

Легенда буенча, пәрәмәчә — борын-борын заманнан ук, ислам динен кабул иткәнче булган ризык. Наилә ханым әйтүенчә, пәрәмәчә кояшны хәтерләтә. Нурлар сибүче кояш формасындагы пәрәмәчә нәүрүз бәйрәменә махсус әзерләнгән. Динне кабул иткәннән соң, әби-бабаларыбыз мәҗүси бәйрәмне бәйрәм итмәгән, ә ризык шул вакыттан бирле әзерләнгән. Өйләнешкән яшь парларга беренче итеп пәрәмәчә бирелә.

Бәйрәмдә пәрәмәчә легендасы белән бәйле театраль тамаша, җыр-биюләр куелды. Балалар пәрәмәчне үзләре дә ясап күрсәтте безгә. Монда бала вакыттан ук пәрәмәч пешерергә өйрәнәләр икән. Пәрәмәч формаларын да оста ясыйлар — камырны ул кадәр кыйгачлап, бормаландырып, матурлап ясый алмас идек әле без…

Кайтырсыз әле бер!

Пенза өлкәсендә бик күп татар яши, әйткәнемчә, бу тарихи яктан татар җирләре. Авыл халкы әйтүенчә, Пенза өлкәсенә руслар Явыз Иван яуларыннан соң гына килеп утыра. Монда мокшылар (мордва халкы) һәм татарлар яшәгән.

— Каменка районында җиде татар авылы бар. Пенза өлкәсендә 1213 елда Солтан Мөхәммәд хан хәзрәтләре ислам динен Алтын Урда дәүләте күләмендә игълан итә. Шуннан бирле ислам дәүләт дине булган бездә. Татар мәдәнияте нигезендә дә ислам дине ята. Исламны белмәсә, татар халкы урта гасыр әдәбиятын аңламый.

Бездә дә: «Сез татарлар түгел, мишәрләр», — дип агитация ясап йөрделәр. Ләкин мин барлык татарларның татар булып язылуларын сорыйм. Башкорт, мишәр, керәшен һ.б. дип күндереп йөрсәләр дә, аларны тыңламагыз, без — татарлар. Аллага шөкер, биш вакыт намазны укыйбыз.

Татарстанга килгәч, «мишәр баласы» дип әйттеләр безгә. Хәзер без җанисәптә мишәр булып язылыйкмыни? Мишәр булып язылсак, милләтнең дүрттән өче мишәр булып, калганы татар булачак. Ә күпме татар калыр? Татар халкының бөек баласы без барыбыз да. Мишәрләр — Иделнең уң як ярында яшәүче татар халкы.

Татарлар, бергә булыйк! Татар-мөселман икәнебезне онытмыйк, Роберт һәм Альберт кебек исемнәр куштырмыйк, Алина-Малиналар кирәкми, Хәмзә, Ибраһим, Фатыйма, Мәрьям булып калырга кирәк, — дигән фикерләре белән уртаклашты «Миргазиян» мәчете имамы Габдерәүф хәзрәт Забиров.

…Пенза халкы пәрәмәчәләр белән озатып калды үзебезне. Кочалейка авылы исемен китәр вакыт җиткәндә генә исемдә калдырдык. Авыл да безне Роберт абый Миңнуллин җырындагыча: «Кайтырсыз барыбер, кайтырсыз әле бер, таш булмаса әгәр җаныгыз», — дигәндәй сәлам биреп калгандай булды. 

  • Пенза өлкәсендә миллион ярым кеше яши, шуның йөз меңгә якыны — татарлар.
  • Пенза өлкәсендә барлыгы 46 татар авылы бар.
  • Пенза өлкәсендә танылган татар драматургы Кәрим Тинчурин, татар язучысы Гадел Кутуй һ.б. туган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100