Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенза татарлары гына белә торган чүпрәсез ипи рецепты — видео

Ипи-ипекәй — гомер-гомергә муллылык символы булган. Пенза өлкәсе Кочалейка авылыннан Мәрьям һәм Равил Искәндәровлар арыш оныннан үзләренең әби-бабалары пешергән борынгы рецептны сөйләп күрсәтте. Алар әйтүенчә, бу рецептны бары тик алар кавеме генә белә.

news_top_970_100
Пенза татарлары гына белә торган чүпрәсез ипи рецепты — видео
Зилә Мөбәрәкшина

— Бу рецепт безнең кавемдә генә бар. Башка кешеләргә әйтеп карасак та, безнеңчә пешерә белмиләр. Пешерү серен беркемгә дә ачмыйбыз, — ди Искәндәровлар.

Шулай да, Пенза татарларының чүпрәсез ипи пешерү серен хуҗалар безгә сөйләргә булды. Моның өчен иң элек пичне имән утыны белән ягарга кирәк икән. Ә ипинең авырлыгы ике килограмм тирәсе булып чыга.

Ингредиентлар: закваска өчен: шикәр, бал, тоз, дарчин (корица), арыш оны, су.

Ипи рецепты: закваска ясыйбыз һәм аны җиде сәгатькә күперергә калдырабыз. Шикәр, он, су, бал һәм арыш оны өстәп, кулдан төшкәнче камыр басабыз. Басканнан соң дүрт сәгать ял иттерәбез, соңыннан пичкә пешерергә куябыз.

Заквасканы ипи пешергәннән соң әз-әзләп калдыра барырга. Ингредиентларның нинди күләмдә булуын хуҗалар сер итеп тота.

— Әби-бабаларыбыздан ипине пешергән саен закваска кала барган. Суыткыч булмаганда заквасканы онда әвәләп тотканнар. Ипине пешерергә Равил абыегыз да ярдәм итә, чөнки басарга авыр, балчык кебек каты, көч кирәк. Ипи пешерүнең барлык шартын белергә һәм барлык күңелеңне биреп пешерү зарур.

Искәндәровлар ипине беркайчан да кибеттән сатып алмый. Хәер, бу пешергән ипиләрен дә Коръән, аш мәҗлесләренә бирәләр, бүләк итәләр, әмма беркайчан да сатмыйлар икән.

Кечкенә генә ипи телемен кабып карадым. Бик йомшак, татлы, авызда эри. Бу ипи Кочалейка авылында гына түгел, барлык Пенза өлкәсендә дан тота!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100