news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенза өлкәсендә Wildberries складына беспилотниклар һөҗүм иткән

news_top

Пенза өлкәсендә дошманның пилотсыз очу аппаратлары Wildberries складына һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк губернаторы Олег Мельниченкока сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Дошман беспилотниклары Wildberries складына террорчылык һөҗүме ясады. Якынча мәгълүматлар буенча, бер кеше зыян күргән, 200ләп хезмәткәр эвакуацияләнгән», – дип язган ул MAX-каналында.

Һөҗүмнән соң складта янгын чыккан. Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, янгын сүндерүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм хокук саклау хезмәткәрләре килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар