«Абашев бизәкләре» фестивале 21-23 августта Пенза шәһәренең Юбилей мәйданында Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко инициативасы белән оештырылган «Гордость» төбәк проекты кысаларында узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бу бәйрәм төрле милләт кешеләрен чын-чынлап берләштерә, безнең көчебез — дуслыкта, үзара аңлашуда һәм бер-беребезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итүдә икәнен искә төшерә, дип яза Пенза өлкәсе татар автономиясе