Пенза өлкәсендә мәктәптә БДИ биргәндә бәдрәф ишекләрен алып торганнар

Пенза өлкәсенең Заречный шәһәрендәге 226нчы мәктәбендә БДИ биргәндә җәнҗал чыккан. Бердәм дәүләт имтиханы булган көнне бәдрәф ишекләрен алып торганнар. Имеш, балалар күчермәсен өчен, аларны өстәмә тикшереп тору өчен, ишекләрне сүтеп торырга карар кылганнар. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
Пенза өлкәсенең мәгариф министры Александр Воронков исә мәктәптә ремонт бара дип әйткән. Ул бу хәлне тикшерергә һәм санитария нормаларына туры килүен ачыкларга сүз биргән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Җәнҗал исә "Вконтакте" челтәрендә видеоролик барлыкка килгәч чыккан. Кадрлар мәктәп бинасында төшерелгән. "Пенза live" төркемендәге видеода бәдрәфтәге кабинкаларның дүртесенең дә ишеге булмавы күренә.
Александр Воронков исә видео имтиханнан соң төшерелгән дип әйтә. Чөнки БДИ вакытында видеога төшерү катгый тыела.
Пенза губернаторының матбугат сәркатибе Дина Черемушкина ишекләрне алу белән бәйле җәнҗал абсурд хәл дип саный. Ул моның имтиханга һәм укучыларның аттестациясенә бернинди дә катнашы юк дип әйтә.
Черемушкина сүзләренчә, мәктәп җитәкчелеге ремонтлау өчен ишекләрне сүтү турында карарны мөстәкыйль кабул иткән.
"Бу очрак җентекләп анализланачак, гаеплеләр җәзага тартылачак", - дип ышандырган Пенза өлкәсе губернаторының матбугат сәркатибе.