Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенза губернаторы АКШ президенты Байденга Пензага килүне тыйган

news_top_970_100
Пенза губернаторы АКШ президенты Байденга Пензага килүне тыйган

Пенза губернаторы Олег Мельниченко АКШ президенты Джо Байден һәм аның гаилә әгъзаларына өлкәгә керүне тыйган.

АКШ дәүләт департаменты җомга көнне 9 министрга һәм 45 губернаторга, шул исәптән Мельниченкога санкцияләр керткән иде.

Пенза губернаторы моның белән горурлануын әйткән, «димәк, без барысын да дөрес эшлибез» дигән. Губернатор элегрәк «коллектив Көнбатыш» вәкилләре белән аралашуда тәкәбберлек һәм тупаслык тоюын, аны оныта алмавын яза.

«АКШ президенты Джо Байденга һәм аның гаилә әгъзаларына Пенза өлкәсенә керүне тыю турында карар кабул иттем. Безнең төбәк кулларында дистәләгән мең тыныч халык каны булган, Россия һәм аның халкын мыскыл иткән кешеләрне өнәми. Безгә андыйлар кирәк түгел. Пенза халкы һәрвакыт башкаларның кайгысын уртаклашу, яхшылык, гаделлек белән аерылып торды. Бу сыйфатлар Байден әфәндедә беркайчан булмады. Булмас та, дип шикләнәм –төзәлергә шанслар аз. Бу фикеремне якташлар да хуплар», – дип язган губернатор. 

Мельниченко «Россия шәһәрләрне торгыза, кайвакыт җимерекләрдән яңа шәһәр булдыра», ә «АКШ һәм Европа берлеге «барысын да җимерергә тырыша» дип язган.

Социаль челтәрләрдә күпләр бу карарны юмор хисе белән кабул иткән. Кайберәүләр моны Байденга карата троллинг, АКШ санкцияләренә көлеп җавап бирү дип саный. Кайберәүләр исә губернаторны популизмда гаепли. Өченчеләр исә губернаторның өлкәгә керүне тыю турында карар кабул итәргә вәкаләтләре юк икәнен искәрткән. Социаль челтәрләрдә «Байден һәм Пенза» темасына фотошоплар да пәйда булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100