
Пенсиянең тупланма өлеше - эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы кертемнәреннән формалаша торган һәм булачак пенсияне арттыру өчен инвестицияләнә торган өстәмә түләү. Татарстанлылар аны ничек арттыра ала? Бу хакта «Татар-информ» яза.
Ана капиталы акчалары ярдәмендә
Татарстан халкы ана капиталы акчаларын өлешчә яисә тулы күләмдә ана яисә уллыкка алучының пенсиясенең тупланма өлешенә юллый ала. Гражданнар моны бала туганнан соң өч ел узгач эшләргә хокуклы.
Татарстан Республикасында яшәүче хатын-кыз пенсиягә чыкканчы, ана капиталы акчаларын түбәндәге максатларга куллана ала:
- торак шартларын яхшыртуга
- балаларының белем алуы өчен түләүгә
- сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга социаль адаптация һәм җәмгыятькә интеграция өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга
Ирекле рәвештә акча кертеп
Шулай ук, татарстанлылар пенсия тупланмаларын ай саен Социаль фондка өстәмә акча күчереп тә арттыра ала. Моны мөстәкыйль рәвештә дә, эш урыны буенча бухгалтерия аша да эшләргә мөмкин. Шул ук вакытта мондый түләүләрнең күләмен кеше үзе билгели. Моның өчен Социаль фондка гариза бирү дә җитә.
Моннан тыш, пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә түләүләр керткән өчен салым чигерүен дә алырга мөмкин.