news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсияне 1,5 тапкыр арттыру өчен нишләргә?

news_top

Пенсия коэффициенты күләмен якынча 45 процентка арттырып була. Моның өчен пенсиягә 5 ел соңрак чыгарга кирәк. Россия Социаль фонды белешмәләреннән шул хакта билгеле булды, дип яза РИА «Новости».

Әлеге документтагы мәгълүмат буенча, пенсиягә чыгу хокукы барлыкка килгәннән соң 5 елдан пенсиягә чыксаң, пенсия коэффициенты зурлыгы 45 процентка арта. Быел 1 пенсия коэффициенты бәясе 145,69 сум тора.

Картлык буенча пенсиягә чыгу өчен 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш. 1 ел эчендә иң күбе 10 пенсия коэффициенты туплап була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар