Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пенсияң дөрес исәпләнгәнме» – Татарстанда пенсионерларны ничек алдыйлар?

news_top_970_100
«Пенсияң дөрес исәпләнгәнме» – Татарстанда пенсионерларны ничек алдыйлар?
"Татар-информ" архивы

Татарстан пенсионерларының башын бутап, пенсияне яңадан исәпләү тәкъдим итүчеләр барлыкка килгән. Алар өлкәннәргә түләүсез бирелә торган хезмәтләрне акчага эшли. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Юридик хезмәт күрсәтә торган фирмалар пенсионерларга дөрес булмаган белешмә бирү очраклары ачыкланган. Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, бу фирмалар өлкән яшьтәге кешеләргә пенсиясе дөрес исәпләнгәнме икәнен ачыкларга тәкъдим итә, аларга кыйммәтле хезмәтләр алдырта. Ә бу хезмәтләрне Социаль фонд органнарында түләүсез алып була.

Юридик хезмәт күрсәтә торган фирмалар пенсияне яңадан исәпләттерү өчен гариза язганга шактый зур акча ала. Әлеге процедурага ризалашканда, өлкәннәр хезмәт күрсәтү килешүенә имза куя, ә аның бәясе берничә мең сумга җитә.

Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин ассызыклаганча, Социаль фонд хезмәтләре барысы да түләүсез күрсәтелә. Бүлек хезмәткәләре өйләргә барып йөрми, ниндидер документ рәсмиләштерергә тәкъдим итми, СНИЛС номерын, паспорт белешмәсен һәм башка шәхси мәгълүматны тикшерергә сорамый.

Пенсия, башка түләүләр күләме турында сораулар булса, Россия Социаль фонды сайтында шәхси кабинетта онлайн рәвештә, яки территориаль органнарга мөрәҗәгать итеп белешергә була.

Шикле очраклар турында шалтырату өчен номер: 8-800-1-00000-1.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100