Россиядә билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме февраль аенда 25,3 мең сумга җиткән. Бу хакта «РИА Новости» анализлаган статистик мәгълүматлардан күренә.
Номиналь күрсәткечләрдә түләүләр узган елның феврале белән чагыштырганда 8,8%ка арткан һәм уртача 25 262 сум тәшкил иткән.
2026–2028 елларга федераль бюджет турындагы закон нигезендә, иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 7,6%ка индексацияләнгән, ә социаль пенсияләр апрель аеннан 6,8%ка арттырылган, диелә хәбәрдә.