Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсияләр, ана капиталы, балаларга түләүләр: 2024 елда социаль пособиеләр күпмегә арта

Быел ана капиталы һәм картлык буенча пенсия артты, балалы гаиләләргә һәм йөклелек өчен бирелә торган пособиеләр күләме дә үзгәрә. Моннан тыш, «больничный» өчен яңа максималь суммалар билгеләнде. Социаль ярдәм буенча тагын нинди үзгәрешләр көтелә? Бу хакта ТР буенча социаль Фонд бүлекчәсе коллегиясе утырышында сөйләштеләр.

news_top_970_100
Пенсияләр, ана капиталы, балаларга түләүләр: 2024 елда социаль пособиеләр күпмегә арта
Эдуард Вафин: "Бүгенге көндә билгеләнгән пенсияләр күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югары пенсияләр Татарстанда"
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ике индексациядән соң пенсия 2,8 мең сумга артты

Узган елның гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8 процентка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан 7,5 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга артты, дип сөйләде Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

«Бүгенге көндә билгеләнгән пенсияләр күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югары пенсияләр – Татарстанда. Без 2019 елда беренче булдык һәм бу урынны әле дә саклыйбыз. 2023 елның мартыннан безнең бүлекчә Луганск халкына да пенсия билгели», – дип сөйләде ул.

Быел да, Җиңү көне уңаеннан, бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнүе көтелә, диде Вафин. Узган елның апрелендә аны Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид булган 291 кеше алды. Моннан тыш, агымдагы елдан туендыручысын югалту буенча иминият һәм социаль пенсияләр, шулай ук ата-аналары билгесез булган балаларга социаль пенсия гаризасыз билгеләнә. Пенсия Россия халкы турында мәгълүматның федераль регистрыннан үлем турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 көн эчендә билгеләнә.

«Узган елның 1 февраленнән ана капиталы 11,9 процентка индексацияләнгән иде. Аның күләме узган ел 586,9 мең сум тәшкил итте, икенче балага – 775,6 мең сум иде».

Фото: © «Татар-информ»

Ана капиталы 7,4 процентка артты

1 февральдән ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнде. Хәзер беренче балага 630,4 мең сум, икенчесенә 833 мең сумнан артык акча түләнә.

«Узган елның 1 февраленнән ана капиталы 11,9 процентка индексацияләнгән иде. Аның күләме узган ел 586,9 мең сум тәшкил итте, икенче балага – 775,6 мең сум иде», – диде ул.

Докладчы искә төшергәнчә, ана капиталы 2007 елда гамәлгә кертелде, һәм ул вакытта аның күләме 250 мең сум иде. Шул вакыттан алып 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелгән, шул исәптән узган елда – 23,3 мең.

«Гаиләләрнең 87 проценты диярлек ана капиталы акчаларын тулысынча яки өлешчә сарыф иткән. Сертификат ияләренең күбесе акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан», – дип сөйләде социаль фонд бүлеге идарәчесе.

Быелдан ана капиталына Россия ватандашлыгы булган ата-аналар гына өмет итә ала. Алары да тумыштан Россия гражданы булырга тиеш.

Ана капиталы акчасына хәзер, торак шартларын яхшырту өчен, блоклаштырылган төзелеш йортын төзекләндерергә мөмкин. Моңа кадәр мондый мөмкинлек юк иде.

Моннан тыш, ялгыз әтиләр яки уллыкка алынган баланы ялгыз тәрбияләүчеләр ана капиталын тупланма пенсияләрен формалаштыруга юнәлтә ала.

«Узган елда 209 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләнгән. Аларны түләүгә 18,9 млрд сумнан артык акча тотылган».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бала карау буенча пособие декреттан вакытыннан алда чыккан очракта да саклана

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм чаралары системасы гамәлдә һәм бала тууга бәйле рәвештә бердәм пособие түләнә. Ул 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, шулай ук иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатыннарга бирелә, диде Вафин.

«Узган елда 209 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләнгән. Аларны түләүгә 18,9 млрд сумнан артык акча тотылган», – диде ул.

Гаиләләргә бердәм пособие күләме балалар өчен яшәү минимумының төбәктәге күләменә бәйле, ул 1 февральдән артты. Әгәр балага региональ яшәү минимумының 50 проценты тиеш булса, сумма 6370,5 сум, 75 проценты – 9555,75 сум, 100 проценты – 12 741 сум тәшкил итәчәк.

Йөкле хатыннарга бирелә торган бердәм пособиегә килгәндә, әгәр дә ул эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 50 процентыннан чыгып исәпләнсә, аның күләме 7158,50 сум, 75 проценты – 10 737,75 сум, 100 проценты – 14 317 сум була.

«Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк, калган мәгълүматлар фондка ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында килә», – дип сөйләде социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе.

Быелдан башлап, әгәр хатын-кыз декреттан вакытыннан алда чыкса да, бала карау буенча айлык пособиесе саклана.

«2024 елның 1 гыйнварыннан балага 1,5 яшь тулганчы эшкә чыккан ата-аналар пособие алуларын дәвам итәчәк. Яңалык балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм булачак», – диде спикер.

Бу шулай ук тулы булмаган эш көне, өйдә эшләү, дистанцион эшкә дә кагыла.

Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 565,5 мең сум тәшкил итәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрнең яңа суммалары билгеләнде

Эшкә яраксызлык буенча пособие күләме стажга һәм уртача хезмәт хакына бәйле. 1 гыйнвардан больничный буенча көнлек түләүнең максималь суммасы 4039 сум булды. Узган елдан ул 1,5 тапкыр артты.

Быел пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Мәсәлән, 8 елдан артык стаж булган очракта, вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие тулы ай өчен 122,8 мең сум (уртача хезмәт хакының 100 проценты), 5 елдан 8 елга кадәр стаж булганда 98,2 мең сум (эш хакының 80 проценты), 5 елга кадәр стаж булганда 73,6 мең сум (эш хакының 60 проценты) тәшкил итәчәк.

«Узган ел 988 мең вакытлыча эшкә яраксызлык очрагы буенча пособие түләнде. Чыгымнар 12 млрд сумнан артып китте. 24,5 меңнән артык декреттагы хатын-кыз 1,5 яшькә кадәрге балаларын карау буенча пособие алды. Моңа 3,8 млрд сум акча юнәлтелде», – дип санады докладчы.

Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 565,5 мең сум тәшкил итәчәк. Мәсәлән, бу – берьюлы 2 яки 3 бала туганда бирелә. Ә бала карау буенча айлык максималь пособие –49,1 мең сум.

«Пособие күләме хатын-кызның кеременә һәм башка кайбер факторларга бәйле. Тулы эш көнендә эшләгән әниләр өчен минималь сумма бүген 88 565 сум», – диде Вафин.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар техник реабилитация чаралары белән беренче чиратта тәэмин ителә, һәм бу эш контрольдә тотыла.

Фото: © «Татар-информ», Эвелина Киселева

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү чараларына 46 млн сум акча юнәлтелгән

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын пенсия һәм социаль яктан тәэмин итү – бүген төп бурычларның берсе.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар техник реабилитация чаралары белән беренче чиратта тәэмин ителә, һәм бу эш контрольдә тотыла. Аларның гаризалары буенча реабилитация чараларына 46,2 млн сум акча бирелгән.

«Клиент хезмәтләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәрберсен аерым озата баралар, барлык проблемалы мәсьәләләрне хәл итәләр, һәрвакыт безнең белән элемтәдә торалар. Без фонд компетенцияләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтәбез. Күчмә кабул итүләр оештырабыз. Быел эш дәвам итәчәк», – дип белдерде Вафин.

Узган ел мобилизацияләнгән хәрбиләрнең 209 йөкле хатынына 1 тапкыр бирелә торган пособие билгеләнгән. Моннан тыш, мобилизацияләнгәннәрнең 1098 баласына айлык пособие бирелгән – һәрберсенә 15,5 мең сумнан артык.

«Бүген күп кенә ярдәм чараларын билгеләү автоматлаштырылган. Аларны алу өчен гариза да җитә. Күпчелек очракта аны шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә бирергә мөмкин. Татарстанлылар социаль фондның электрон сервисларыннан актив файдаланалар. Ел башыннан барлык мөрәҗәгатьләрнең 92 проценты электрон рәвештә шәхси кабинет аша Дәүләт хезмәтләре порталына яки Россия Социаль фонды сайтына килде», – дип нәтиҗә ясады докладчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100