news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсиягә өстәмә түләүләр билгеләү тәртибен аңлаттылар

news_top

Россиядә эшләмәүче пенсионерның барлык матди керемнәре ул яшәгән төбәктәге пенсионер өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак булса, шул суммага җиткерү өчен аңа социаль өстәмә түләнә. Бу хакта Россия Социаль фондына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итте.

«Әгәр эшләмәүче пенсионерның барлык матди тәэмин ителеше ул яшәгән төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы (ПМП) күләменә җитмәсә, аңа яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмә билгеләнә», — диелә Социаль фонд сайтында.

СФР мәгълүматлары буенча, пенсионерның гомуми матди тәэмин ителешен исәпләгәндә аңа билгеләнгән барлык төр пенсияләр, срогы билгеләнгән пенсия түләве, өстәмә матди тәэмин ителеш, айлык акчалата түләүләр, шулай ук төбәк законнары нигезендә билгеләнгән башка социаль ярдәм чаралары исәпкә алына. Аларга телефон, торак, коммуналь хезмәтләр һәм транспорт өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү дә керә. Натураль рәвештә бирелә торган социаль ярдәм чаралары исәпкә алынмый.

Әгәр төбәктәге яшәү минимумы Россия буенча билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булса, Социаль фонд федераль социаль өстәмә билгели һәм түли. Әгәр төбәктә пенсионерның яшәү минимумы Россия буенча билгеләнгән күләмнән югарырак булса, пенсионерның гомуми матди тәэмин ителеше төбәк социаль өстәмәсе хисабына арттырыла.

Россиядә пенсионер өчен федераль яшәү минимумы 2026 елда 16,3 мең сум тәшкил итә. Россия төбәкләрендә аның күләме төрле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар