Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсиягә өстәмә «авыл» түләүләрен кемнәргә бирәләр?

news_top_970_100

2019 елдан рәсми рәвештә эшкә урнашмаса да, авылда яшәүче, шулай ук кимендә 30 ел авыл стажы булган татарстанлыларның өстәмә пенсия алу мөмкинлеге бар. Өстәмә түләү суммасы теркәлгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә, 2025 елда ул 2 226,93 сум күләмендә билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Пенсионер вакыт узу белән шәһәргә күчеп китсә дә, ул беркайда да эшләмәгән очракта, бу түләү саклана. Әмма шәһәрдә эшләп, аннан соң гына авылга күчеп киткәннәр бу түләүгә дәгъва итә алмый.

1992 елның 1 гыйнварына кадәр Россия Федерациясе территориясендә, шулай ук СССР территориясендәге агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләү дә авыл стажына кертелә.

Өстәмә түләү бирелергә тиешле һөнәрләр исемлегенә авыл хуҗалыгы белән бәйле 500дән артык белгечлек керә. Алар арасында механизаторлар, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарьлар, агрономнар, ветеринарлар, балык үрчетүчеләр һәм башкалар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100