news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсиягә өләшәсе акчаларны урлаган өчен, хат ташучы хатын улын буып үтергән

news_top
Пенсиягә өләшәсе акчаларны урлаган өчен, хат ташучы хатын улын буып үтергән
"Татар-информ" архивы

Красноярск краенда яшәүче хатын 22 яшьлек улын буып үтергән. Әни кеше хат ташучы булып эшли. Аның улы кешеләргә өләшәсе пенсия акчаларын урлый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

22 яшьлек егет, хәмер сатып алу өчен, әнисеннән 40 мең сум акчаны урлый. Әлеге акчаны хат ташучы хатын пенсионерларга өләшергә тиеш була.

Край буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 42 яшьлек хатын 20 гыйнварга каршы төнендә улының йокыга киткәнен көтеп тора. Аннары әни кеше улының башына пакет каплый һәм буып үтерә.

Шуннан соң әни кеше улының мәетен күршедә кеше яшәми торган йортка алып керә һәм идән астына ыргыта. 4 көн узгач, ул кызына шалтырата һәм абыйсының үлүен хәбәр итә.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, әни кеше улын хәмер эчеп йөргән өчен ачудан үтергән.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре күрше йортта идән астында ир-ат мәетен тапкан. Үтерүче хатынны тоткарлаганнар. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар