Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсиягә чыкканда нинди хаталар ясамаска?

news_top_970_100
Пенсиягә чыкканда нинди хаталар ясамаска?
Фото: © "Татар-информ"

Юрист Вадим Виноградов сүзләренчә, гражданнар еш кына «пенсияне автомат рәвештә билгеләрләр» дип саный. Ләкин бу – хата. Пенсиягә чыгар алдыннан һичьюгы 1 ай алдан гариза һәм документларны тапшырырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Моның өчен Соцфондка шәхсән барырга, яки документларны почта аша җибәрергә, яки МФЦ яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, яки эш бирүче аша рәсмиләштерергә була.

Социаль фонд документларны кимендә 10 көн карый.

Әгәр кеше гариза язуны үз гаебе белән соңга калдырса, пенсияне гариза теркәлгән вакыттан башлап түлиләр.

Тоткарлык Соцфонд гаебе белән булса, пенсияне срокларын чикләмичә бирәләр.

Гражданин пенсиясен пенсия яше җиткәннән соңрак рәсмиләштерергә теләсә, түләү арттырылган күләмдә була. Бу – иминият түләве ел саен тиешле премиаль коэффициентларга карап арту белән бәйле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100