Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2025 елда пенсиягә яшь буенча чыгучылар булмый – ник икәнен аңлатабыз

news_top_970_100
2025 елда пенсиягә яшь буенча чыгучылар булмый – ник икәнен аңлатабыз
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

2025 елда яшь буенча беркем дә пенсиягә чыкмаячак. Бу – пенсия реформасының планлы чоры, ул ахырына якынлаша.

2019 елда Россиядә пенсия реформасы башланды, илебездә пенсиягә чыгу яше аның нигезендә акрынлап арта бара: хатын-кызлар өчен ул – 55 яшьтән 60 яшькә кадәр, ирләр өчен – 60 яшьтән 65 яшькә кадәр. Реформа 2028 елда тәмамланачак, ул вакытта, льготниклардан кала, һәркем тиешле яшькә җиткәч кенә лаеклы ялга чыга алачак.

Реформаның төп детале – пенсиягә чыгу яшенең 2028 елга кадәр акрынлап күтәрелүе. Күчеш чоры тәмамланганчы, бу унъеллыкның һәр елында яшькә, иминият стажына һәм тупланган балларга карата таләпләр гамәлдә була. Бу таләпләр «Банки.ру» сайтындагы таблицада күрсәтелгән:

Таблицадан аңлашылганча, пенсия реформасы планы буенча быел (2025 елда) берәү дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак.

Былтыр пенсиягә 1966 елгы хатын-кызлар һәм 1961 елгы ир-атлар чыкты, аларга 58 һәм 63 яшь тулды. Чиратта – 1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар, алар 59 һәм 64 яшь тулгач пенсиягә чыга алачак. Ә бу – 2026 елда гына булачак.

Иң мөһиме! Бу – планлаштырылган чор. Мондый хәл 2023 елда булды инде, быел булачак һәм 2027 елда – пенсия реформасының соңгы елында кабатланачак.

Әмма кайберәүләргә пенсиягә алданрак чыгу хокукы бирелә.

2025 елда яшь буенча пенсиягә чыга алучы льготниклар

Пенсиягә чыгу хокуклары була торып та, узган елларда пенсиягә чыгуны кичектергән гражданнар, түләү алуга гариза биреп, лаеклы ялга үзләре теләгән вакытта китә алалар. Искәртеп үтик, һәркем пенсиягә чыгуны билгеләнгән вакыттан кичектереп торырга хокуклы. Мондый карар ярдәмендә өстәмә коэффициентлар булдырып була, алар билгеләнгән түләүне дә, пенсия баллары санын да арттырачак.

Киләсе елда шулай ук кайбер категория гражданнар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге калачак.

Озак хезмәт стажы. 42 ел хезмәт стажы булган ир-атлар һәм 37 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар пенсиягә гадәти яшьтән 2 елга иртәрәк чыга ала. Әмма ир-атка кимендә 62 яшь, хатын-кызга кимендә 57 яшь булырга тиеш.

Өч һәм аннан да күбрәк балалы аналар. 3 балалы хатын-кызлар – 57 яшьтә, 4 балалы хатын-кызлар – 56 яшьтә, 5 һәм аннан күбрәк балалы хатын-кызлар 50 яшьтә пенсиягә чыгу хокукына ия. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу турында гариза биргән вакытта иң кечкенә бала 8 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш (уллыкка (кызлыкка) алынган балаларга кагыла).

Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартлары булган предприятиеләрдә тиешле махсус стажы булганнар: ир- атлар – 50 яшьтә, хатын-кызлар – 45 яшьтә.

Пенсия алды яшендәге эшсез гражданнар. Әгәр дә пенсия алды яшендәге (55 һәм 60 яшь) кеше эшсез булса, мәшгульлек хезмәте аша 2 ел дәвамында эш таба алмаса, аның вакытыннан алда иминият пенсиясен рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алдагы эш урыныннан эштән азат итү штатны кыскарту, эш бирүче оешма ябылу яки хезмәт килешүенең срогы озайтылмау кебек сәбәпләр аркасында булырга тиеш.

Ерак Төньяк районнарында яшәүчеләр. Бу төбәкләрдә 15 елдан артык хезмәт стажы ир-атлар өчен пенсия яшен 60 яшькә кадәр һәм хатын-кызлар өчен 55 яшькә кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Ерак Төньяк районнарына тиңләштерелгән төбәкләрдә яшәүчеләр өчен минималь стаж 20 ел тәшкил итә. Шуңа да карамастан, пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен боларның берсе генә җитми – гомумән алганда, хатын-кызларның 20 елдан артык, ә ир-атларның 25 елдан артык эш стажы булырга тиеш.

Мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Әлеге өлкәләрнең белгечләре 25 еллык хезмәт стажына ирешкәннән соң 3 ел узгач, вакытыннан алда пенсиягә чыгуга дәгъва итә ала.

Чыганак: Banki.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100