Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Пенсиягә чыккан, мактау грамоталары бар". Кулга алынган район башлыгын азат итәр өчен җитди сәбәпләр бар икәне ачыкланды

Васыйл Хаҗиев Тукай районында җир кишәрлекләрен үзләштерүдә гаепләнеп, кулга алынган иде. Чаллы судында аның якындагы ике айга - тикшерү барган срокка язмышы хәл ителде.

news_top_970_100
"Пенсиягә чыккан, мактау грамоталары бар". Кулга алынган район башлыгын азат итәр өчен җитди сәбәпләр бар икәне ачыкланды

25 июльдә Хаҗиевның һәм РУВДның элекке башлыгы Фәйзулла Хөсниев өендә тентүләр узды. Алар Кенәз җирлегендә 11 гектар җир үзләштерүдә гаепләнә. Кулга алынуга ук Хаҗиев гаебен таныган иде.

Суд башлануга ук ул журналистларның чыгып китүен сорады дип яза sntat.ru. Адвокат исә Хаҗиевнең пенсионер һәм мактау грамоталары бар икәнен исәпкә алып, судка кадәр кулга алудан азат итүне сорады.

Суд Васил Хаҗиевне азат итү турында карар чыгарды. Әмма элекке район башлыгы суд залында азат ителмәде. Ул... кабат кулга алынды - аның башка җинаять эшенә, тагын ике җир кишәрлеге белән бәйле эшкә катнашы барлыгы ачыкланган.

Суд залыннан Васил Хаҗиевне богауларда алып чыгып киттеләр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100