news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсиягә чыккач, кайсы илдә яшәү рәхәт?

Тикшеренүчеләр төрле илләрдәге пенсионерларның тормыш һәм финанс иминлеге дәрәҗәсен бәяләделәр.

news_top
Пенсиягә чыккач, кайсы илдә яшәү рәхәт?
pixabay.com/ru

Пенсиягә чыккач, яшәү өчен иң яхшы илләр рейтингы билгеле. Бу хакта француз инвестбанкы Natixis тикшеренүенә сылтама белән Bloomberg хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Әлеге рейтингта Исландия беренче урынны алды. Икенче урында - Швейцария, өченче урында - Норвегия. Бишлеккә шулай ук Ирландия һәм Нидерланд кергән.

Тикшеренү авторлары 44 илдә пенсионерларның тормыш һәм финанс иминлеге дәрәҗәсен бәяләделәр. Төрле илләрдә сәламәтлек, финанс, матди иминлек һәм тормыш сыйфатын чагыштырдылар.

Экспертлар пенсионерларның киләчәк тормышлары пандемия вакытында куркыныч астында булуын искәртте, чөнки сәламәтлек саклау, социаль, икътисади һәм финанс иминлеге кризис кичерде, диелгән тикшерүдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар